Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
18.07.2017

Россиядә яшелчә экспорты бермә-бер арткан

Бу хакта Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Россия хөкүмәтенә юлланган хатында әйтелә, дип яза «Известия» басмасы.

Федераль таможня хезмәте мәгълүматлары буенча, агымдагы ел башыннан Россия помидорларының экспорты 4 тапкырга диярлек, ә бездә үстерелгән кыярларны чит илгә чыгарулар 29%ка арткан. Тармак берлекләре вәкилләре сүзләренчә, экспорт дәрәҗәсенең үсеше җитештерү күләмнәре артуы белән бәйле. Шул ук вакытта алар билгеләп үткәнчә, мондый тенденция сакланачагына өмет зур түгел.

«Россиядә күбрәк яшелчә үстерелә башлады. Шуңа күрә чит илгә экспортны да арттырырга мөмкин дип карар кылынган, күрәсең», — ди җиләк-җимеш һәм яшелчә җитештерүчеләр илкүләм союзы президенты Сергей Королев. Әмма ул белдергәнчә, бүгенге көндә продукцияне чит илдән кертүне киметү турында уйларга кирәк. Чөнки ил һаман да читтән 1 млн. тоннага якын яшелчә сатып ала.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!