Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
09.11.2017

Россиякүләм муниципаль берәмлек бәйгесе җиңүчеләренә 40 миллион сум бүлеп бирелә

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев «Иң яхшы муниципаль практика» бәйгесендә җиңүче булган Россия Федерациясе төбәкләренә 40 миллион сум акча бүлеп бирү турындагы боерыкка кул куйган. Бу хакта бүген Хөкүмәт сайтында бастырылган документ-ка нигезләнеп ТАСС агентлыгы язып чыкты.

Акча җиңүче булган — икътисади сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр тирәлеге тармаклары буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 18 муниципаль берәмлеккә бүленә.

Прмьер-министр карары белән узган елның августында расланган конкурс әле беернче тапкыр гына уздырыла. Җиңүчеләр РФ вице-премьеры Дмитрий Козак рәислегендәге федераль конкурс комиссиясе тарафыннан ачыкланды.

Җиңүчеләр арасына Башкортстанның - дүрт, Татарстан, Ростов өлкәсе һәм Краснадар краеның - икешәр, Чечен, Волгоград, Воронеж, Ленинград, Мәскәү, Рязань, Саратов һәм Сахалиннан берәр төбәк эләккән.

Татарстан җиңүчеләре — Лаеш шәһәре һәм Мөслим авыл җирлеге.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин