Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.08.2015

“Россия күпме тора?” проектының авторы: “Казан – ул чиксезлеккә омтылучы шәһәр”

“Россия күпме тора?” проектының авторы: “Казан – ул чиксезлеккә омтылучы шәһәр” Казан - “Россия күпме тора?” махсус проекты командасы сәфәр кылган шәһәрләрнең берсе. Проект Мәскәүнең «Частный корреспондент» интернет-басмасы, "BlaBlacar"  һәм "LocalWay" сервислары тарафыннан чынга ашырылган.

“Россия күпме тора?” проекты ил буенча ике айлык сәяхәттән гыйбарәт, анда 1 июльдән 31 августка кадәр ике кешедән торган команда катнаша.
“Проект исемендәге сорауның мәгънәсенә килгәндә, без илебезнең ниндидер бәясен аңларга омтылмыйбыз. Без төбәкләрдә катлаулы икътисадый вазгыятьтә кешеләрнең ничек яшәвен ачыкларга, интернетта күргән статистиканың ни дәрәҗәдә хак булуын анализларга тырышабыз. Һәм һәр төбәктәге кеше гомере буе түләргә мәҗбүр булган бәянең аклануын бәялисе килә”, - дип сөйләде “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Россия күпме тора?” проектының авторы Александр Балакин. Аның сүзләренә караганда, сәяхәт маршрутында барлыгы 22 шәһәр, алар арасында - Новосибирск, Иркутск, Красноярск, Кемерово һ.б. Казан ул исемлектә 16 нчы яки 17 нче. Агентлык әңгәмәдәше белдергәнчә, төгәл генә хәтерләми, Байкалдан соң сан буенча буталганнар.

Проектны оештыручылар тарафыннан Казан очраклы гына сайланмаган. Аларның фикеренчә, ул Россиянең өченче башкаласы булуы бәхәссез.

Проект командасы Татарстан башкаласында өченче көнен үткәрә һәм тиздән юлларын дәвам итәчәкләр, чөнки һәр шәһәрдә 2-3 көн булу каралган.

“Казан реаль булмаган потенциалы белән шаккатыра. Шәһәр даими үсештә, аның өчен бик зур акчалар сарыф ителә. Без булган һәр шәһәрдә үсеш ноктасы бар, ә Казанда ул юк. Математикада “чиксезлеккә омтылу” дигән аңлатма бар, менә Казан да - ул чиксезлеккә омтылучы шәһәр”, - дип уртаклашты уй-кичерешләре белән "Татар-информ" әңгәмәдәше.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20