Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.05.2016

Россияле Сергей Лазарев Евровидение-2016 Топ-3 легенә керде

"Евровидение" 61 нче җыр конкурсында Украинадан кырым татары Җамала җиңү яулады. Аның Кырым татарларын депортацияләү вакыйгасы турындагы "1944" җыры бүген Стокгольмда тәмамланган конкурста иң яхшысы дип табылды. Бу чираттагы "Евровидение-2017" конкурсы Украинада узарга тиеш дигән сүз.

Икенче урында - "Sound Of Silence" җыры белән Австралиядән Дэми Им. Россиядән Сергей Лазарев «You Are The Only One» («Ты – единственная») җыры белән өченче урынга лаек булды.

Лазаревның голограммалар һәм визуаль эффектлар куллануга нигезләнгән чыгышы 16 меңлек аудиторияле концерт залында уңай бәяләмәләр тапты. Экраннар һәм яшерен элементлар ярдәмендә Лазарев иллюзионист та булып алды – һавада йөрде, очты, мәхәббәт хакына гравитация законнарын бозып, канат җәеп, үз клоннары белән биеде. SMS-тавыш биргән тамашачылар аны беренче урынга чыгарса да, жюри үз бәяләмәсен бирде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20