Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.05.2017

Россиялеләр даруларга күбрәк чыгымлана башлаган

2017 елның беренче өч аенда россиялеләр узган елның Iкварталындагыга караганда 20 %ка күбрәк акча тоткан. Шул рәвешле фармацевтика секторының кереме 169 млрд сум дәрәҗәсенә җиткән. Бу хакта DSM Group аналитик агентлыгы хисабы дәлилли, дип яза "Известия" басмасы.

Белгечләр фикеренчә, үсеш, нигездә, препаратлар бәясе артуы белән бәйле. Шулай ук халыкның сатып алу мөмкинлеге үсеше һәм бәяләр артудан куркып ясалган күптәнге запасларның бетүе дә йогынты ясаган.

DSM Group мәгълүматлары буенча, элеккечә иң күп сатулар - 48,1% — бәяләре 150 сумнан 500 сумга кадәрге дарулар сегментына туры килгә, 500 сумнан кыйммәтрәк бәядәге даруларга базарның 30,2% туры килә.

Бер дару кабына уртача бәя I кварталда элеккеге 146 сумнан 152 сумга кадәр үскән. Базар барлык бәяләр сегментырда пропорциональ рәвештә үсеш алган. 50 сумга кадәрге препаратлар өлеше генә бераз кимегән - 6,4тән 5,8%ка кадәр. Үзебездә һәм чит илдә җитештерелгән дару препаратлары сату үзгәрмәгән. Беренчесе өлешенә акчалата исәпләгәндә баәарның 30% туры килгән. Дарулар сату сан ягыннан 13 %ка - 369 млн капка кадәр арткан.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!