Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
22.08.2017

Россиялеләр дәүләт символикасына уңай карый

Россиялеләр дәүләт символикасын уңай кабул итә. ВЦИОМ үткәргән сораштыру мәгълүматлары буенча, Россиянең дәүләт символикасы гражданнарда горурлык хисләре уята, ә ул — иң мөһим һәм көчле хис.

Шул ук вакытта сораштыруда катнашучыларның 71% Россия флагы өчен горурлык кичерә, 72% - герб өчен, 75% - гимн ишеткәндә. ВЦИОМ бәяләүләре буенча, бу 2006 елдан символикага уңай мөнәсәбәтләрне иң югары саны (65−70% артык).

Гражданнар өчен илнең төп символлары булып флаг, герб һәм гимн кала дип саный — 46%. Башка җаваплар арасында — халык, бердәмлек (8%), Россиянең биеклеге (4%), Кремль һәм Кызыл мәйдан (3%).

Тагын 6% респондент Россиянең символы дип аюны, ә 3% президент Владимир Путинны атаган.

Сораштырулардан күренгәнчә, дәүләт символларына мөнәсәбәтләр буенча тискәре эмоцияләр белдерүчеләр 3 — 5% тан артмаган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!