Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
19.04.2017

Россиялеләрнең реаль керемнәре кимегән – Росстат

Россиялеләрнең реаль керемнәре, узган ел белән чагыштырганда, 0,2 процентка кимегән. Әлеге саннар бу елның өч аена карый. Мондый мәгълүматларны Дәүләт статистикасы федераль хезмәте (Росстат) бастырган, дип яза «Российская газета».

Еллык күрсәткеч белән чагыштырганда, март аенда бу саннар 2,5 процентка азайган. Ә февраль аена карата, киресенчә, 1,4 процентка арткан.

Халыкның марттагы уртача акчалата кеременә килгәндә, ул 29 мең 627 сумны тәшкил иткән. Ә номиналь хезмәт хакы — 37 мең 64 сум. Шул ук вакытта хезмәт хакы буенча бурычлар, 0,6 процентка артып, 3 миллиард 635 миллион сум булган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!