Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
08.09.2017

Россиялеләрнең Сталинга һәйкәл урнаштыруга бәйле фикере үзгәрә башлаган

Илнең кайбер шәһәрләрендә Иосиф Сталинга һәйкәл кую мәсьәләсе россиялеләрне икегә бүлә, әмма соңгы елларда алар бу фикергә лояльрәк карый башлаган, дип яза «Интерфакс», «Левада-Үзәк» мәгълүматына сылтама ясап.

Хәзер Сталинга һәйкәл кую фикерен 39 процент халык хуплый (2005 елда — 36 процент), моңа 38 процент кеше каршы (элек — 53 процент). Шул ук вакытта җавап бирергә авырсынганнарның өлеше арткан — 12 процент, ә 2005 елга кадәр 23 процент булган. Әлеге мәгълүмат 18−22 августта Россиянең 137 торак пунктында яшәүче 1600 кешене сораштырудан ачыкланган.

Тикшеренү буенча, «Сталин репрессияләре» 41 процент россияле өчен «ил халкына каршы массакүләм террорчылык» булган (2000 елда — 58 процент).

Һәр унынчы кеше элеккечә репрессияләр, нигездә, чын халык дошманнарына кагылган, дип саный (11 процент). Тагын 6 процент халык Сталин репрессияләре гаммәви мәгълүмат чаралары уйлап тапкан миф дигән фикердә.

Сталин корбаннары истәлеген мәңгеләштерү өчен россиялеләр барыннан да элек хәтер китабы булдыру, һәйкәлләр урнаштыру һәм респрессия кагылган кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү кирәклеген билгеләп үтә.

Шулай ук респондентлар совет чорында сәяси мотивлар буенча хөкем ителүчеләрнең реабилитация процессын тәмамлауны хуплый (58 процент). Ә 52 процент ил халкы массакүләм репрессияләрне Сталин чорындагы дәүләт җинаяте итеп билгеләү өчен тавыш бирә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин