Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
26.06.2017

Россиялеләрнең тәмәкегә чыгымнары ике тапкырга арткан

Тәмәке тартуга каршы 5 ел актив көрәш эчендә - 2011 елдан 2016 елга кадәр — россиялеләрнең тәмәкегә чыгымнары ике тапкырга үскән. Узган елда алар барлык тәмәк тартучылар чыгымнарының 4,1 проценты дәрәҗәсенә җиткән (2011 елда 2,1 процент булган), дип хәбәр ителә Роспотребнадзорның «2016 елда Россия Федерациясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлек торышы» докладында. Бу хакта «Известия» яза.

Тәмәкегә чыгымнар дәрәҗәсе иң түбән субъектлар исемлегендә Ингушетия (хуҗалык әгъзалары чыгымнарының 0,1%), Чечня (0,2%) һәм Татарстан (1,2%). Иң югары күрсәткечләр Бурятиядә (8,8%), Рязань өлкәсендә (7,9%), Чукот автономного округында (6,8%) һәм Смоленск өлкәсендә (6,8%). Тәмәкегә чыгымнар арту күпчелектә акцизлар үсеше белән бәйле. Росстат мәгълүматлары буенча, 2011 елдан 2016 елга кадәр тәмәке кабының уртача бәясе 3,5 тапкырга — 75 сумга кадәр арткан. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, үз чиратында, өлкәннәр арасында тәмәке көйрәтү 2009 елдагы 39,4%тан 2016 елда 30,9%ка кадәр кимүен искәртә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин