Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
24.08.2017

Россиялеләрнең яртысыннан артыгы хезмәт мигрантларының агымын чикләүне тели

Россия халкының яртысыннан артыгы хезмәт мигрантларының агымын чикләү яклы. Бу хакта «Известия» газетасы «Левада-үзәге"нә сылтама ясап язып чыккан.

Тикшеренү мәгълүматларына караганда, Россия гражданнарының 58 проценты ил хөкүмәте хезмәт мигрантларының агымын чикләргә тиеш, дип саный. 6 процент сораштырылучылар киресенчә уйлый. Ә 30 процент респондент бу мәсьәләгә карата үз фикерен белдерә алмаган.

Россиялеләрнең 16 проценты — мигрантларга яхшы мөнәсәбәттә, 27 проценты — сагаеп яки начар карый, 54 процент кеше аларга карата аерым бер хис кичерми. Сораштыруда илнең 137 шәһәреннән 1601 россияле катнашкан.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, илдә башка милләт вәкилләре яшәвен чикләргә телүче россиялеләрнең өлеше 54 процент булган, бу социалогик сораштыруның 13 елы эчендә иң аз күләм санала.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера