Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
26.10.2017

Россиянең 50% банкы ел ахырына кадәр ипотека ставкаларын төшерергә әзер

2017 ел ахырына кадәр ипотека буенча ставкаларны түбәянәйтергә 50%ка якын банк әзер. Бу хакта «Россиядә ипотека» түгәрәк өстәле кысаларында уздырылган банкирлар сораштыруы нәтиҗәләре сөйли, дип яза «Известия».

Банк вәкилләренең 10%ка якыны ставкаларны 1 процентка киметергә әзер. Моңа кадәр «Известия» Сбербанк башлыгы Герман Греф Россиядә ипотека ставкалары 5%ка кадәр төшәчәген фаразлавы турында язган иде.

Ипотека торак кредитлавы агентлыгы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта ипотека ставкалары соңгы ун ел тарихында иң түбән дәрәҗәдә урнашкан. Беренчел милек базары өчен күрсәткеч 10,34% тәшкил итә, ә икенчел базарда ул 10,7%ка тигез.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций