Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
29.09.2017

Россиянең иң яхшы һәм иң начар юллы шәһәрләре аталды

Гомумроссия халык фронты белгечләре илнең иң тигез һәм чокырлы юлларына ия булган шәһәрләрен атады. «Российская газета"да бастырылган рейтинг буенча, Төмән трассаларның сыйфаты буенча беренче урында тора, ә Махачкала — соңгы баскычта.

Моннан тыш, төзек юллар унлыгына Ханты-Мансийск Майкоп, Белгород, Казан, Салават, Мәскәү, Череповец һәм Калининград шәһәрләре кертелгән.

Ә начар юллы шәһәрләр исемлегендә Курган өлкәсенең Шадринск шәһәре, шулай ук Волгоград, Владивосток, Орел, Кондопога, Нальчик, Ковров, Тверь, Орск һәм Махачкала урын алган.

Сүз уңаененан, Махачкалада тикшерүчеләр иң зур юл чокырын тапкан. Аның тирәнлеге өч, озынлыгы алты метр икән.

Агымдагы елда Гомумроссия халык фронты белгечләре Россиянең 84 субъектындагы 110 шәһәр трассасын тикшергән. Проектның координаторы, Дәүләт Думасы депутаты Александр Васильев сүзләренә караганда, 2015 ел белән чагыштырганда, ил юлларының сыйфаты яхшырган. «Бу үзгәреш финанслауны арттыру һәм федераль программалар ярдәме булырга мөмкин», — дип саный ул.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха