Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.08.2017

Россиянең ир-атлар баскетбол җыелмасы Казанда халыкара турнир уеннарын уздыра

11-13 августта Россиянең баскетбол буенча ир-атлар җыелмасы Казанда “Баскет-Холл”да халыкара турнир кысаларында Венгрия, Германия һәм Исландия командалары белән очраша. Составта УНИКС уенчысы Владислав Трушкин да бар.

Команда Казанга 10 августта киләчәк, ә 11 августта турнир старт ала. Матчларны тамаша кылу – түләүсез.

Әлеге турнир 2017 елгы Европа чемпионатына әзерлек алып баручы Россия җыелмасы өчен мөһим чара буларак карала. Көндәшләрнең өчесе дә Европа чемпионатында катнаша. Чемпионат 31 августта старт ала. Россия баскетболчылары Истанбулда Төркия, Бөекбритания, Сербия, Латвия һәм Бельгия командалары белән бер төркемдә уйный.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20