Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.03.2015

Россиянең уен кораллары оркестрлары Казанга җыела

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 23, 25-28 март көннәрендә россиякүләм фестиваль узачак. Халык уен кораллары ансамбльләре һәм оркестрларының «Халык көйләре» дип аталган конкурс-фестивале быел унынчы тапкыр оештырыла.


Фестивальне уздыру идеясен Россиянең халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Анатолий Шутиков күтәреп чыккан иде. Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тарафыннан гамәлгә куела. Проектның максаты – халык әсәрләрен профессиональ дәрәҗәдә башкаруны популярлаштыру.

Филармониянең матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, фестивальный беренче көне - 23 мартта конкурс узачак. Россиянең төрле өлкәләреннән килгән коллективларны тәҗрибәле жюри әгъзалары тыңлап, үз бәясен бирәчәк. Конкурста катнашырга Мәскәү, Калуга, Самар, Йошкар-Ола, Уфа, Чаллы, Түбән Кама, Екатеринбур, Сарытау өлкәсе, Мари һәм Мордва республикаларының халык уен кораллары оркестрлары һәм ансамбльләре теләк белдергән.

25 марттан фестиваль программасы тәкъдим ителә. Программада Ростов-на-Дону, Мәскәү, Санкт-Петербург һ.б шәһәрләрнең талантлы музыкантлары белән танышырга мөмкин булачак.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20