Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.07.2015

Россиянең волейбол буенча җыелма ир-атлар командасының баш тренеры итеп Алекноны билгелиләр

 17 июльдә Россия волейбол федерациясе президиумында Россиянең волейбол буенча җыелма ир-атлар командасының баш тренеры итеп Владимир Алекноны раслыйлар, дип хәбәр итә «Спорт-Экспресс».
Бөтенроссия волейбол федерациясе җитәкчелеге Андрей Воронков отставкасын кабул итте һәм Казанның “Зенит” командасына узган сезонда алтын медаль һәм Россия Кубогын, Чемпионнар лигасын яуларга ярдәм иткән белгеч белән элемтәгә керде. Алекно Испаниядә ял итә, әмма ялын өзеп 15 июльдә Мәскәүгә кайтачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20