Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
05.06.2017

"Ростов" командасы футболчысы Кристиан Нобоа "Зенит" клубы белән килешү төзеде

Эквадор футболчысы, "Ростов" командасы өчен чыгыш ясаган 32 яшьлек ярымсакчы Кристиан Нобоа Санкт-Петербургның "Зенит" командасы белән өч еллык килешү төзеде. Бу хакта клубның рәсми сайты җиткерде. "Ростов" белән килешү вакыты чыккан уенчы "Зенит"ка ирекле агент буларак күченде.

Кристиан Нобоа – Россия чемпионатында чыгыш ясый башлаган беренче Эквадор футболчысы. Хәтерләсәгез, ул 2007 елда "Рубин" футбол клубы белән килешү төзеп, 2012 елга кадәр Казан командасы данын яклады. Шул вакыт эчендә "Рубин"га  ике мәртәбә ил чемпионы исемен һәм Россия кубогын яуларга булышты.

2012-2014 елларда Кристиан Нобоа Мәскәүнең "Динамо" командасы өчен чыгыш ясады. 2015 елда Грециянең ПАОК клубына күченде һәм ярты елдан "Ростов"ка – Корбан Бердыев җитәкләгән командага килеп кушылды. "Ростов" составында ул Россия чемпионатының көмеш медален яулады, ә узган сезонда 40 матчта 7 гол кертте.

Узган атнада "Рубин" клубында үзгәрешләр булып, командага баш тренер вазифасына Корбан Бердыев кайту ихтималы билгеле булгач, остазның үзе белән кайбер уенчыларны, шул исәптән Кристиан Нобоаны да алып килү турындагы имеш-мимешләр пәйда булган иде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!