Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
02.05.2017

Роструд кыска эш атнасы турында искә төшерә

Россия Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәте (Роструд) хәбәр итүенчә, Җиңү көне бәйрәме уңаеннан, бу эш атнасы тәмамлангач, россиялеләр рәттән 4 көн ял итәчәк һәм киләсе атнада бары өч эш көне булачак. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

«6 май — шимбә, 7 май — якшәмбе. 9 май, сишәмбе — бәйрәм көн. Ә 8 май быел 7 гыйнвар көне шунда күчерелү сәбәпле, эш көне саналмый, ул шимбәгә туры килә иде. Шулай итеп, бәйрәм белән бергә 4 көн ял булачак», — дип җиткергән «Интерфакс"ка Роструд җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец.

Билгеле, Җиңү көненнән соң россиялеләрнең өч көнлек эш атнасы була: чәршәмбе — 10 майдан җомга 12 майны кертеп.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера