Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
22.09.2017

Ростуризм электрон юлламаларны сыный башлаган

Туризм буенча федераль агентлык (Ростуризм) электрон юлламаларга тест үткәрә башлаган. Алар Россиядә 2018 елның 1 гыйнварында пәйда булырга тиеш. Бу этапта яңа сервис мөмкинлекләрен туроператорлар һәм турагентлар бәяли алачак.

Оешманың сайтында электрон юллама буенча махсус бүлек булдырылган. Анда аның төзелеше, эш итү тәртибе турында төп мәгълүмат урнаштырылган. Электрон юллама белән эшли башлау өчен системаның тест версиясенә кушылырга кирәк. Аны сынау рәсми рәвештә эшли башлаганчы алып барылачак. Бу вакыт эчендә аны ясаучылар сервисны көйләп бетерергә тиеш. Системаны эшләтеп җибәргәч, аннан компанияләр дә, туристлар да файдалана алачак.

Электрон юллама һәр кулланучыга туристлык фирмасын канун тәлапләренә туры килүен тикшерү мөмкинлеген бирәчәк. Клиент үзе кунакханәгә һәм авиабилетка бронь салынуны, оешманың Ростуризм исемлегендә булуын тикшерә алачак, дип яза «Российская газета».

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии