Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.04.2016

Р.Шәйхетдинов автотүләүләрнең куркынычсызлыгын, банкта түләгәнгә караганда, отышлырак саный

ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының “автоматик түләү” функциясе халыкка коммуналь хезмәтләр өчен, ЮХИДИ штрафларын һәм мәктәптә баланың туклануы өчен оператив рәвештә түләргә мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.

Роман Шәйхетдинов ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында автоматик түләүләрнең уңайлылыгын, куркынычсыз, банкта түләгәнгә караганда, отышлырак булуын ассызыклады. Аның әйтүенчә, порталда 3D-Secure функциясе гамәлгә кертелгән. Түләү башкарылганда 6 урынлы код кертелә. “Әлеге технологияне дөньяның барлык үсеш алган банклары файдалана”, - дип белдерде министр.

Роман Шәйхетдинов билгеләп узганча, автотүләү сервисыннан файдалану өчен, шәхси кабинетта әлеге хезмәтләр буенча банк картасыннан акчаның автоматик салдырылуын көйләргә кирәк. Кулланучының банк картасы мәгълүматлары халыкара түләү системаларының барлык таләпләренә җавап бирә торган махсус системада саклана. ЮХИДИ белешмәләр базасында яңа штраф турында мәгълүмат барлыкка килүгә, ул порталга тапшырыла. Әйтергә кирәк, бу функция, штрафларга ташламалар барлыкка килгәч, аеруча актуальгә әйләнгән. Билгеле булганча, әгәр штраф беркетмә рәсмиләштерелүгә 20 көн дәвамында түләнә икән, штраф суммасына 50 процент күләмендә ташлама ясала. Шулай ук кулланучы автотүләүне 3 көнгә кичектереп тору, картадан салдыру өчен үзенә кирәкле сумманы, түләү өчен уңайлы вакыт интервалын күрсәтү мөмкинлегенә дә ия. Әгәр түләү өчен “Ак Барс” картасы кулланыла икән, түләү төрләре буенча комиссия алынмый. Әгәр башка банк карталары файдаланылса, 2 процент күләмендә комиссия каралган.

“Әгәр түләүне кичектереп торуны көйләсәгез, система бу хакта хәбәр итеп торачак, һәм сез автотүләү параметрларын үзгәртә яки аннан кулланмау төймәсенә баса аласыз”, - дип белдерде Роман Шәйхетдинов һәм үзенең дә шушы сервистан файдалануын әйтте. “Мин ике профиль булдырдым. Берсе – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганга штрафлар түләү өчен, анысы 3 мең сумнан артык түгел. Моннан тыш, ТКХ хезмәтләре өчен шулай түли башларга җыенам. Әгәр штраф 3 мең сумнан артмаса, ул автоматик төстә салдырыла. Система миңа түләргә сумма килүе турында хәбәр итә. Шул рәвешле, аның күләмен белергә була”, - диде министр.

Р. Шәйхетдинов ТКХ һәм элемтә хезмәтләре, ЮХИДИ штрафлары өчен түләү, мәктәп картасына акча салу һәм салымнарны түләү кебек хезмәтләрнең аеруча популяр булуын билгеләп үтте.

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен портал аша түләгәндә комиссияне гамәлдән чыгару, шулай ук, түләүләр санын арттырган. ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы белән килешүләр рәсмиләштергән идарәче компанияләрнең исемлеге белән порталда танышып була. Хәзерге вакытта бу исемлектә - 112 идарәче компания һәм торак милекчеләре ширкәтләре. ТКХ хезмәтләре өчен автоматик түләү фатирның исәп-хисап счеты буенча көйләнә. Счет-фактура әзер булуга, кулланучы фатир өчен түләү суммасы турында СМС-хәбәр ала.

Мәктәп картасына килгәндә, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Камада яшәүчеләр автотүләүне үзләренә кирәкле суммага көйли ала. Мәктәп картасындагы акчаның минималь калдыгына килеп җиткәч, автотүләү башкарылачак. Әгәр “Ак Барс” банкы картасы булса, комиссия алынмый. Башка банк картасы файдаланылса, 2 процент күләмендә комиссия каралган.

Әгәр инде “Ак Барс” банк картасы юк икән, комиссиясез түләр өчен виртуаль карта рәсмиләштереп була. “Ул шул ук электрон кошелек кебек. Аны әзерләү якынча 15 минут вакыт сарыф итә. Виртуаль карта шәхси кабинетка беркетелә, аның буенча эшләү бушлай. Балансын һәркем үз банкы аша тулыландыра ала. Картага 5 мең сумнан артык суммага акча салганда, комиссия булмаячак”, - дип аңлатты Роман Шәйхетдинов.

Узган елда портал аша 5,2 млрд сум күләмендә түләүләр башкарылган. Бүгенгә 73 түләү сервисы гамәлдә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20