Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
08.06.2017

Рәсәй Көнендә Дәүләт Думасы депутаты сөйли

Дүшәмбе, 12 нче июнь, «Вечерняя игра» тапшыруында Рәсәй Көне уңаеннан Дәүләт Думасының Социаль сәясәт, хезмәт һәм ветераннар буенча комитет әгъзасы — Татарстаннан сайланган депутат Ольга Павлова катнаша.

Ольга Павлова — Русия Федерациясенең жиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты. Аңарчы ул Татарстан Дәүләт Советы депутаты булып та сайланган иде. Ольга Ивановна Дәүләт Советының җәмгыяви сәясәт буенча комитеты әгъзасы. Шуңа күрә, аңлашыла ки, аның белән очрашуга килүчеләр дә нәкъ менә социаль өлкәгә караган мәсьәләләрне кузгаталар. Кичке тапшыруда сүз вазыйфалардан читкә алынырмы, әллә иҗтимагый күзаллауларга бәйле булырмы?

Кызыклы сорауларга җавапны Рәсәй Көнендә - дүшәмбе, 12 нче июнь, 22:10 сәгатьтә «Вечерняя игра» тапшыруын карап белә аласыз.




www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Луиза Заирова. Интервью на татарском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха