Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
18.09.2017

Рәсәйнең иң яхшы сыер савучысы белән “Туган җир” таныштыра

Татарстан районнарында урып-җыю эшләренең соңгы мизгелләре бара. Яшелчә үстерүчеләр быелгы ел уңышын ничек бәяли? Рәсәй күләмендәге сыер савучылар бәйгесендә икенче урын яулаган сыер савучы белән танышу. Бу атнада «Туган җир» тапшыруы сезне шул яңалыклар белән тулырак таныштыра.

Лаеш районында ит җитештерү буенча гаилә фермасы эшләп килә. Мамадыш һәм Алабуга районнарында бөртекле уңыш культураларын җыеп алу эше дәвам итә. Рәсәй күләмендәге сыер савучылар бәйгесендә икенче урын яулаган сыер савучы Мамадыш районында яши. Болар һәм тагын күп кызыклы темалар хакында «Туган җир» тапшыруы үзенең киләсе чыгарылышында сөйли.

Тапшыру барышында шулай ук республиканың күпләп яшелчә үстерүчеләреннән быелгы ел уңышын җыеп алуга карата булган фикерләрен ишетә аласыз. Алар быелгы елны һәм гомуми уңыш күләмен ничек бәялиләр, киләсе елга фаразлары нинди?

Бу хакта сез сишәмбе, 19 нчы сентябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Туган җир» тапшыруын карап белә аласыз. Тапшыру 10:50 сәгатьтә башлана. Туган җиребездә бәхетле һәм мул яшик!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!