Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
20.07.2017

Рәсми теркәлмәгән никах мәсьәләсенә ачыклык кертелә

Пәнҗешәмбе, 20 нче июль, «Таяну ноктасы» тапшыруы рәсми теркәлмәгән никах мәсьәләсенә кагылышлы әңгәмә оештыра. Соңгы араларда җәмгыять мөнәсәбәтләренең мондый күренеше киң колач җәеп килә һәм аның турында бертөрле генә фикерләр яңгырамый.

Гражданлык актлары теркәү органнарын, ягъни ЗАГС администрациясен бүген күп көндәлек проблемалар борчый. Яшь парларның озак вакыт никахларын теркәмичә генә, ягъни «гражданский брак» белән яшәүләре — шуларның берсе. Рәсми теркәлмәгән никахның уңай hәм тискәре якларын ток-шоу кунаклары эзли. Киң таралган мәсьәләгә үз карашларын түбәндәге кунаклар җиткерә: Татарстанның атказанган юристы Зөбәйдә Яхина, Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, шагыйрә Ләйлә Дәүләтова, журналист һәм продюсер Луиза Закирова, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов. Рәсми теркәлмәгән никах нинди тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин һәм бу хәлдән чыгу юлы бармы?

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 20 нче июль, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга. Тапшыру кабатлап күрсәтелә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин