Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
11.01.2018

Рәссамның күңелсез уйлары алып килгән җәза

Кечкенә шәһәрдә гомер кичергән гади бер рәссамның тормышы дустын үтерүдә гаепләнгәннән соң үзгәрә башлый. Тарихны «Последняя репродукция» фильмы сөйли.

Лобнинск провинциаль шәһәренең рәссамы Федор Лосев тормышы түбәнгә тәгәрәү яки югарыга үрмәләүләрдән башка гына бара. Ул тыныч һәм күңелсез. Рәссам карьерасы уңай якка үсеш алмый һәм иҗади эшчәнлектән канәгатьләнү алу хисе сизелми. Федорны акылсыз адымнардан бары тик хатыны Ленага булган мәхәббәт һәм әтисен ярату гына тотып тора.

Рәссам тормышында барысы да билгесез сәбәпләр аркасында аның дусты, уңышлы фотограф Виктор Каморинның үтерелүе вакыйгасыннан соң үзгәрә башлый. Үтерүдә шикләнүчеләрнең берсе булып танылганнан соң, Федор сәер вакыйгалар шаһитенә әйләнә. Хәзер аның тирәсендә вакыйгалар хатыны, билгесез профессор Лобник һәм, хәтта, аның үлгән дусты катнашында кайный башлыйлар. Рәссам бу киртәне ничек җиңәр?

Сериалны һәр эш көнендә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 12:00 һәм 23:35 сәгатьтә карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!