Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.01.2016

Рөстәм Миңнеханов 2015 елда губернаторларның нәтиҗәлелеге рейтингы лидерлары бишлегенә кергән

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гражданнар берләшмәсен үстерү фонды тикшеренүләре мәгълүматлары буенча 2015 елда губернаторлар нәтиҗәлелеге рейтингында әйдәп баручы позицияләрнең берсен били.

Әлеге тикшеренү 2015 елда басылган рейтингның даими 4 чыгарылышының (№8, 9, 10, 11) гомумиләштерелгән нәтиҗәләренә нигезләнгән.

Узган ел нәтиҗәләре буенча лидерлар унлыгына Ямал-Ненец автоном округы губернаторы Дмитрий Кобылкин (97 балл),  Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов (95 балл),  Белгород өлкәсе губернаторы Евгений Савченко (94 балл), РТ Президенты  Рөстәм Миңнеханов (93 балл) кергән.

Алда аталган барлык вазифаи затлар 2015 ел өчен рейтингның барлык дүрт чыгарылышында лидерлер унлыгына кергән. Шулай ук 2014 елда да лидерлар төркемендә булган. Бу әлеге җитәкчеләрнең Губернаторларның нәтиҗәлелек рейтингындагы урыннарының тотрыклылыгы хакында сөйли.          

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20