Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.12.2015

Рөстәм Миңнеханов 2015 елда Россия төбәкләре башлыклары рейтингында иң тотрыклы лидер дип танылды

Рөстәм Миңнеханов 2015 елда Россия төбәкләре башлыклары рейтингында иң тотрыклы лидер дип танылдыТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елда Россия төбәкләре башлыклары рейтингында икенче урынны биләде. “Клуб регионов” федераль эксперт челтәре ярәмендә “Рейтинг” мәгълүмат коммуникацияләре үзәге РФ төбәкләре башлыклары эшчәнлегенә бәя бирүгә багышланган йомгаклау тикшерүләрен үткәрде.

“Рөстәм Миңнеханов өчен лидерлык урынлы булды. Ул ел дәвамында рейтинг таблицасын җитәкләде, бер тикшеренүдән тыш, даими рәвештә лидерлар өчлегенә керде. Халыкара чаралар шулай ук республика башлыгы файдасына булды. 13 сентябрь сайлауларында сайлаучыларның абсолют күпчелеге (94,4 процент) тарафыннан сайланып сәяси зат статусын раслады.

Тикшерүчеләр билгеләп үткәнчә, Татарстан Президенты Кемерово өлкәсе башлыгы Аман Тулеев күрсәткечләреннән әз генә калыша. Гомумән, Татарстанда идарәчелек югары дәрәҗәдә булу, республика лидерының шәхси сыйфатларыннан тыш, традицион дисциплина һәм җирле сәяси элита булдыру белән ирешелә, дип саный аналитиклар.

“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның лидерлык рейтинг позицияләре законлы. Эксперт һәм Татарстан башкаласында яшәүче буларак, мин, республика Президенты өчен 2015 елны алтын ел, дияр идем, - дип билгеләп үтә сәясәтче, социолог, КФУ конфликтология кафедрасы мөдире Андрей Большаков. - Минем карашка, массакүләм ышаныч республикада социаль-икътисади өлкә начар булмау белән аңлатыла. Бүген бу төп критерий. Шулай ук шәһәрлеләр өчен инфраструктураны яхшырту омтылышлары да уңай кабул ителә. Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты да Казанны танытуга йогынты ясады. 10 ел элек без халыкара дәрәҗәдәге чаралар үткәрү турында уйлый да алмый идек”, - дип аңлатма бирде ул.

Моннан тыш, экспертлар фикеренчә, гадәттә, шәһәр хакимияте үткәрә торган эчке программа да уңышлы үтәлде, республика Президенты химаясында Парклар һәм скверлар елы узды. Кыска гына вакытта Казанда, Чаллыда һәм республиканың башка шәһәрләрендә парклар һәм скверлар инфрасруктурасын матурладылар. Кайбер паркларда реконструкция эше бара, диде сәясәтче.

“Тагын бер мөһим мәсьәләне ассызыклап узам. Хәзер Татарстан республикасы Президенты вазифасы исемен саклау кебек гади булмаган мәсьәлә хәл ителә. Күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин матбугат конференциясендә Миңнехановка федерация субъекты кысаларында президент булып калырга фактик яктан рөхсәт итте. Әмма, хәтта Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров та бу формулировкадан баш тартты, дип тә белдерелде. Мөгаен, бу Татарстан Республикасы башлыгы вазыйфасы турындагы махсус килешү булыр. Кризис вакытында бу мәсьәлә буенча референдум үткәрмәсләр. Шуңа күрә без уникаль вакыйга шаһитлары булачакбыз, Россия Федерациясендә, федераль Президенттан тыш, тагын бер Президент - республика Президенты булачак”, - дип ассызыклады А.Большаков.

Билгеләп үтик, Россия төбәкләре башлыклары рейтингы 2015 елга нәтиҗә ясауга багышлана. Рейтинг форматы да үзгәртелде, номинацияләр кертелде, бу төбәк җитәкчеләренең уңышларын һәм уңышсызлыкларын күрсәтү өчен кирәк.

Шулай итеп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, гомуми рейтингтан тыш, “Ел тотрыклылыгы” номинациясендә җиңгән. Шулай ук республика лидеры “Ел лидеры” номинацисендә икенче урын алды, алда - Аман Тулеев кына.

“ТР Президента Рөстәм Миңнехановның эшкә сәләтлелеге фантастик дәрәҗәдә, ул көнләшерлек тотрыклылык күрсәтә. Президент намус белән хезмәт куя һәм үз командасын да эшләтә белә. Республикада барлык мәсьәләләр дә диярлек аның шәхси контроленда. Ул дөнья буйлап сәфәр кыла, чит ил тәҗрибәсен үзләштерә һәм инвестицияләр җәлеп итә”, - дип шәрехләде ТР Дәүләт Советы депутаты, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20