Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.06.2015

Рөстәм Миңнеханов 2019 елга кадәр Татарстан нефть-газ-химия комплексын үстерү программасын хуплады

Рөстәм Миңнеханов 2019 елга кадәр Татарстан нефть-газ-химия комплексын үстерү программасын хуплады Бүген ТР Куркынычсызлык советы утырышында 2015-2020 елларга Татарстанның нефть-газ-химия комплексын үстерү программасы каралды һәм хупланды.

Чара Казан Кремлендә ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Куркынычсызлык советының даими әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль структураларның территориаль органнары, Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашында узды.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов моның республикада 2019 елга кадәр каралган исәбе буенча дүртенче нефть-газ-химия комплексын үстерү программасы булуын искәртеп үтте. Ул 2030 елга кадәр Татарстанны социаль-икътисади яктан үстерү стратегиясе кысаларында эшләнгән. "Татарстан Дәүләт Советы әлеге стратегияне раслады, һәм бу алдагы 15 елга безнең төп документ санала, - диде Татарстан Республикасы лидеры. - "Стратегия-2030"да нефть-химия комплексы һәм машина төзелеше икътисад үсешенең төп нокталары буларак билгеләнгән". Ул искәртеп узганча, 2-3 елга кадәр Татарстанның ягулык-энергетика комплексы үсеше стратегиясе кабул ителде.

"Бу бик мөһим звенолар, алардан башка нефть-газ-химия комплексын үстерү программасы тормышка ашырылмаячак", - дип ассызыклады республика лидеры. Аның сүзләренчә, бүгенгә нефть эшкәртү тармагында мәшгуль Татарстан предприятиеләренең Россия базарындагы өлешен арттыру өчен бөтен шартлар да булдырылган. Моннан тыш, илдәге икътисади вазгыять импортны алмаштыру өлкәсендәге проектларны тормышка ашыруга булыша, дип өстәде Р.Миңнеханов. 

"Комплексның предприятие һәм тармакларын интеграцияләү, бердәм система булдыру безгә кыска вакыт эчендә сәнәгать секторы эшчәнлеген торгызып, химия производстволарын үстерү өлкәсендә Россиянең алдынгы төбәгенә әйләнергә мөмкинлек бирде", - дип белдерде ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.

Татарстан нефть-газ-химия комплексын үстерү буенча алдагы программаларны тормышка ашыру вакытында 1 млн 80 мең тонна егәрлекле база полимерлары производствосы төзелде. Республикада пластик җитештерү 4 тапкырдан күбәйде, синтетик каучук чыгару буенча булган куәтләр арттырылды, яңалары эшләтеп җибәрелде. Әлеге вакыт аралыгында еллык каучук җитештерү 430 мең тонна - 3,3 тапкыр артты. Республика лидеры искәрткәнчә, алга таба да үстереләчәк "ТАНЕКО" нефть эшкәртү комплексы,  минераль ашламалар заводы төзелде. 

"Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы компанияләрен җәлеп итеп, "Алабуга" МИЗда пыяла һәм углеводород производствосы - бизнес өчен бөтенләй яңа юнәлешләр  оештырылды. Полимер эшкәртү дә актив рәвештә үстерелә. Программаны тормышка ашыру башланганнан бирле массакүләм эшләнмәләр чыгару 6,5 тапкыр диярлек артты. Татарстанда үзебезнең полимер эшкәртү предприятиеләре булдырылды һәм бу процесс дәвам итәчәк", - дип ассызыклады Миңнеханов.

2015-2020 елларга үсеш программасының төп нигезләмәләре «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин бәян итте. Программа нигезендә, нефть-газ-химия комплексының  барлык секторлары өчен производстволарны модернизацияләү, инновацион инфараструктура булдыру, экология саклауны арттыру, иминлек тәэмин итү, энергия һәм ресурслар нәтиҗәлелеген, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру бурычлары куела.

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин журналистларга биргән интервьюсында хәбәр иткәнчә, алдагы Татарстан программасы уңышлы булды. "Анда, чыннан да,  күрсәткечләр яхшы. Бүген без кризис шартларында түбән тәгәрәмичә, ничек алга бару турында фикер алыштык, ә моның өчен төп проектлар кирәк", - дип аңлатты ул. Аның сүзләренчә, утырышта программа кабул ителгән. Этилен җитештерүне тизләтү һәм производствога соңгы фәнни эшләнмәләрне кертүгә кагылышлы йөкләмәләр бирелгән.

Россия Фәннәр академиясенең А.В.Топчиев исемендәге Нефть химиясе синтезы институты директоры Сәламбәк Хаҗиев белдергәнчә, "бүген хупланган программа яхшы тәэсирләр калдыра". "Татарстан индустриаль үсеш буенча Россиянең башка төбәкләре арасында аерылып тора. Илдә нефть эшкәртү кими дип сөйләгән вакытта, Татарстанда ике нефть эшкәртү заводы төзелгән", - дип билгеләп үтте ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20