Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.11.2015

Рөстәм Миңнеханов "Аҗаган" балалар фәнни-күңел ачу үзәгендә булды

Рөстәм Миңнеханов "Аҗаган" балалар фәнни-күңел ачу үзәгендә булдыТатарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бүген "Kazan-Arena " стадионында урнашкан "Аҗаган" балалар фәнни-күңел ачу үзәген тәкъдим иттеләр.

Махсуслаштырылган балалар фәнни-күңел ачу үзәге "2020 елга кадәр Россия Федерациясендә балаларга өстәмә белем бирүне үстерү" федераль максатчан программасында катнашу кысаларында "Аҗаган" берләшмәсе тарафыннан гамәлгә куелган. Проект чит ил һәм Россия тәҗрибәсен исәпкә алып эшләнгән. Проектка үз инвестицияләребез 43 млн сумнан артык тәшкил иткән.

Үзәк төрле тематик мәйданчыкларга бүленгән балалар технопаркыннан гыйбарәт. Махсус психологик тестлар ярдәмендә балалар билгеле һөнәрләргә яраклашуын белә ала. Биредә балалар үзләрен инженер, төзүче, шофер, биотехнолог, галим буларак сыный ала. Моннан тыш, остазлар балаларга походка җыенырга, учак кабызырга өйрәтәчәк.

Үзәктә "Гамәли сәнгать" станциясе бар. "Ватанны саклаучы" станциясе аеруча игътибарга лаек, биредә ГТО нормаларын тапшырырга, кырны минадан чистартырга, ату сәнгатенә өйрәнергә мөмкин.

"Куркынычсыз шәһәр"дә остазлар уен рәвешендә мәктәпкәчә һәм кече сыйныф укучыларын зыян күрүчеләргә беренче ярдәм, фатирда куркынычсызлык техникасы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, махсус тренажерда янгын сүндерергә өйрәтәчәкләр. Биредә машиналарда һәм автотренажерларда йөрергә мөмкин. Өлкән сыйныф укучыларын мавыктыргыч квест-уеннар көтә, анда физика законнары турында сүз барачак.

Үзәктә төп яңалыкларның берсе - Татарстанда беренче интерактив "Космодром" аттракционы. Космонавтларны өйрәтү үзәгендә укыганнан соң космик корабльдә очарга мөмкин. Моннан тыш, балалар астрономия һәм космос турында беләчәк.

Үзәк рәсми төстә 6 ноябрьдә ачыла.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20