Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.08.2015

Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс"ның элеккеге уенчылары Никулин белән Медведевның казанышларын билгеләп үтте

Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс"ның элеккеге уенчылары Никулин белән Медведевның казанышларын билгеләп үтте  ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның "Ак Барс" хоккей клубының элеккеге уенчылары Илья Никулин һәм Евгений Медведев белән очрашты. Ул аларның Казан хоккее файдасына яуланган казанышларын билгеләп үтте.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм "Ак Барс" хоккей клубы президенты Шәфәгать Тәхаутдинов катнашты. 

Илья Никулин "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен"ордены белән бүләнде, ә Евгений Медведев "Фидакарь хезмәт өчен"  медален кабул итеп алды.

Искәртеп узабыз: быел ике уенчының да "Ак Барс" клубы белән контрактлары тәмамланды. Хәзерге вакытта Евгений Медведев НХЛда  «Филадельфия Флайерз» командасы өчен чыгыш ясый, ә Илья Никулин әлегә ирекле агент булып кала, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20