Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
31.08.2017

Рөстәм Миңнеханов АКШ компаниясенә Татарстанда эшли башларга тәкъдим итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сантехника җитештерүче иң зур компанияләрнең берсе — KOHLER (АКШ) җитәкчелеге белән очрашты. Сөйләшү «Казан» ат спорты комплексында узды дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Очрашу вакытында АКШ компаниясенең Татарстанда — «Алабуга» ирекле икътисади зонасында эшли башлау мөмкинлеге каралды.

«Мин сезнең компанияне сантехника җитештерү өлкәсендә әйдәп баручы дип беләм», — диде Президент. Ул Татарстанга мондый инвесторны китерү яклы булуын һәм теләктәшлек күрсәтергә - аерым алганда инфраструктура үсеше, хезмәткәрләр табу, продукцияне сатуда ярдәм итәргә әзер булуы хакында белдерде.

Рөстәм Миңнеханов дөньяның иң зур компанияләренең кайберләре республикада инде эшләвен билгеләп үтте.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера