Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.06.2015

Рөстәм Миңнеханов «Алексеевские перезвоны» фестивале ачылу тантанасында булды

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә Алексеевск бистәсендә «Алексеевские перезвоны» XIII кыңгырау тавышлары фестиваленең ачылу тантанасында катнашты.

Алексеевск муниципаль районы үзәгенә килүгә, Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салды.

Быел «Алексеевские перезвоны» фестивале ике юбилей көнгә туры килде: Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел һәм изге князь Владимирның күккә ашуына 1000 ел тулу.

Катнашучыларны һәм тамашачыларны фестиваль ачылуы белән котлап, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, ел саен Татарстанга кыңгырау тавышлары бәйрәменә күп санлы кунаклар һәм иҗат коллективлары килә. "Бу бик уңай бәйрәм һәм аның бездә узуы белән без горурланабыз”, - дип ассызыклады ул.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы искәрткәнчә, Татарстан – күп милләтле республика, шуңа күрә төрле милләт вәкилләре бәйрәмнәре уздырыла. "Бүгенге чара – үз тамырларыңа, тарихыңа илтифатлы карау мисалы. Рус халкы өчен бу бик мөһим тантана һәм бүген без барыбыз да сезнең белән бергә шатланабыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шуннан фестивальдә катнашучыларга Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий мөрәҗәгать итте. Ул Рөстәм Миңнехановка ярдәме һәм бөтен дин вәкилләренә дә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. "Татарстан җире тарихи яктан төрле милләт вәкилләре белән бәйле. Биредә йөз еллар буена татарлар һәм руслар тату яши Рөстәм Миңнехановка сәламәтлек һәм Ходай рәхмәте телисе килә, ул Россия дәүләте бердәмлеген, диннәребез бердәмлеген саклау белән бәйле планнар һәм максатларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Иң мөһиме – алдагы буыннар өчен әлеге рухи байлыкны саклап калуыбыз”, - дип ассызыклады Анастасий.  Быел православиелеләр изге князь Владимирның күккә ашуына 1000 ел тулуны бәйрәм итәләр, дип өстәде ул. Митрополит сүзләренчә, республикада әлеге көнгә багышланган дистәләгән чаралар уздырылды. Ә бәйрәмнең Татарстанда төп чарасы Патриарх Кирилл килүе һәм князь Владимирның изге дип саналган мәет калдыкларын август аенда алып килү булачак.

Шуннан Алексеевск бистәсенә бөтен Россиядән килгән фольклор бию һәм җыр ансамбльләре чыгышлары булды, дип вакыйганы сурәтли ТР Президенты матбугат хезмәте.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20