Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.11.2015

Рөстәм Миңнеханов: "Алкоголь продукциясе әйләнешен контрольда тоту буенча җитди эш алып барырга кирәк"

Рөстәм Миңнеханов: "Алкоголь продукциясе әйләнешен контрольда тоту буенча җитди эш алып барырга кирәк"Татарстан Республикасында 2015 елның 9 аенда алкоголь белән агулануның 973 очрагы теркәлгән, шул ук чорда алкогольдән агуланып, 274 кеше һәлак булган.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасында Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге вазгыятьне тикшереп тору советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Чара барлык муниципаль районнар белән бергә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада алкоголь продукциясен ваклап сату 5 процентка кимегән, шулай ук республикада җитештерелгән алкогольне сату – 4процентка. Бу күрсәткеч аеруча Аксубай, Югары Ослан, Алексеевск районнарында һәм Казанда кимегән.

Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору, алкоголь белән законсыз сәүдә итүне кисәтү буенча җитди эш алып барырга кирәк, дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов, бу аеруча муниципаль районнарда актуаль. Ул билгеләп үткәнчә, кайбер районнарда алкоголь продукциясен законсыз сату урыннары бетерелгән.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук районнарның легаль булмаган алкоголь таратуга каршы көрәш алып баруы турында сөйләде. Әлмәт районында III кварталда  19 мең литрдан артык законсыз алкоголь продукциясе тартып алынган, Кукмара районында – 10 мең литрдан артык, шул ук вакытта  Мөслим, Әтнә, Лениногорск районнарында 3 айда 1әр шешә аракы тартып алынган. Әлки һәм Алексеевск районнарында III кварталда 17 һәм 16 суррогат алкоголь сату урыны бетерелгән. 

«Без алкоголь белән кискен агулану очракларын да әйтми үтә алмыйбыз, - диде бу мәсьәләдә Рөстәм Миңнеханов. – Татарстан Республикасында 2015 елның 9 аенда алкоголь белән агулануның 973 очрагы теркәлгән, шулардан 44е – балалар. 9 айда алкогольдән агуланып, республикада 274кеше һәлак булган. Без мондый очракның һәрберсенә аерым игътибар бирергә, вакыйганы җентекләп тикшерергә тиешбез, бигрәк тә балаларның алкоголь белән агулану очракларын». Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, республика Сәламәтлек саклау министрлыгы бу мәсьәләне контрольга алырга һәм алкоголь продукциясе белән балалар агулануның һәр очрагы буенча мәгълүматлы булырга тиеш.

Алкоголь продукциясен законсыз таратуга каршы көрәшкә халыкны да җәлеп итәргә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук ассызыклаганча, алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнешен тикшереп тору буенча җитди чаралар федераль дәрәҗәдә дә кабул ителә. 
2015 елның 9 аендагы эш йомгаклары турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы Игорь Марченко чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, бу чорда 5023 алкоголь базары объекты тикшерелгән, аеруча Алексеевск районында, Казанда актив эш алып барылган. Тикшерүләр нәтиҗәсендә,  законсыз 45 мең литр алкоголь продукциясе тартып алынган.

Ел башыннан бирле республикада 119 мең литрдан артык легаль булмаган алкоголь әйләнештән алынган.

Штрафлар суммасы 2015 елның 9 аенда 7,8 млн сум тәшкил иткән. Алкоголь продукциясен законсыз тарату буенча117 урын юк ителгән.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта белдерде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20