Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.05.2015

Рөстәм Миңнеханов "Аммоний" ААҖ объектларын төзү барышы белән танышты

Бүген Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов  Менделеевскида аммиак, метанол һәм грануллы карбомид җитештерү комплексы төзелеше проектын тормышка ашыру барышы белән танышты. Республика лидерын "Аммоний" ААҖ генераль директоры Сергей Шевченко озатып йөрде.

Рөстәм Миңнеханов елга суны әзерләү җайланмасы, реформинг, карбамид склады һәм газ-турбина җайланмасы кебек кайбер объектларны карады. Бүгенге көндә комплексны төзү тәмамлану алдында, кайбер объектларда эшләтеп җибәрү башкарыла.

Элегрәк "Татар-информ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, заводта тәүлегенә 2050 тонна аммиак яки 1400 тонна аммиак һәм 680 тоннага кадәр метанол җитештерелер дип көтелә. Метанол республиканың нефть химиясе предприятиеләре, шул исәптән "Түбән Кама Нефть химиясе" заводы өчен чыгарылачак. Аммиактан карбамид һәм аммиак селитрасы җитештереләчәк, ул авыл хуҗалыгында кулланыла. Әлеге азотлы ашламаларны сатуга килгәндә исә, грануллы карбамидның 30 проценты Россия территориясендә, калган 70 проценты  БДБ илләренә, Европа һәм Азиягә сатылачак.

Журналистлар белән әңгәмәсендә Sojitz Corporation ягыннан төзелеш мәйданчыгы җитәкчесе Хироюки Инокучи хәбәр иткәнчә, завод агымдагы елның август-сентябрь айларында эшләтеп җибәрелергә тиеш. "Хәзерге вакытта ниятләнгән барлык эшләрнең 97,5 проценты үтәлгән", - дип белдерде ул. Хироюки Инокучи билгеләп узганча, завод берничә зонага бүленә. Аммиак җитештерү зонасында төзелеш эшләре тәмамланган диярлек. Тиздән аны эшләтеп җибәрүгә керешәчәкләр. Карбамид җитештерү зонасында төзелеш эшләре бара, ул июнь аенда эшли башларга тиеш.

"Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенең "Аммоний" заводына Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәте кисәтүләре турындагы сорауга җавап биреп, Хироюки Инокучи аларны бетерү буенча эшләр бара, "кисәтүләр барысы да завод ачылганчы бетереләчәк" дип җавап бирде.

Искәртеп узабыз: 2010 елның 13 ноябрендә Йокогамада (Япония) "Аммоний" ААҖ инвесицияле проектына заказ бирүче һәм халыкара компанияләр консорциумы арасында Татарстан Республикасы Менделеевск шәһәрендә аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү комплексын төзүгә килешү имзаланды. Завод 35 гектар мәйданны били, анда 100дән артык төрле объект төзелә.      

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20