Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.05.2015

Рөстәм Миңнеханов: «Аммоний» проекты – Кытай партнёрларыбыз катнашында зур инвестицион проектны гамәлгә ашыруның ачык мисалы”

Рөстәм Миңнеханов: «Аммоний» проекты – Кытай партнёрларыбыз катнашында зур инвестицион проектны гамәлгә ашыруның ачык мисалы” Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә «Кытай милли химик-инжиниринг корпорациясе» АҖ компаниясе рәисе Юй Цзиньбо белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты.

«Россия-Кытай мөнәсәбәтләре хәзерге вакытта динамик үсештә һәм стратегик партнёрлык характерында», - диде Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә. Ул билгеләп үткәнчә, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин Мәскәүдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылган тантаналарда катнашты. Югары дәрәҗәдә сөйләшүләр вакытында ике ил арасында хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлгән килешүләргә имза салынды, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

«Татарстан Кытай Халык Республикасы белән актив эшли. Якын киләчәктә көнкүреш техникасы җитештерү буенча республика территориясендә «Хайер» корпорациясе тарафыннан завод төзү проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Менделеевск муниципаль районында ашламалар, аммиак, метанол һәм башка химик матдәләр җитештерү буенча «Аммоний» заводы төзү темасын кузгатты. «Әлеге проект безнең республика өчен генә түгел, тулаем Россия өчен дә бик мөһим. Бу – Кытай партнёрларыбыз катнашында зур инвестицион проектны гамәлгә ашыруның ачык мисалы. Ышанам ки, ул уңышлы булачак, чөнки газ химиясе юнәлеше бүген бик кирәкле», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, якын киләчәктә объектның башлап җибәрү эшләренә әзерлеген тикшерү өчен сәнәгать мәйданчыгына барачак.

Юй Цзиньбо Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына һәм «Аммоний» компаниясе җитәкчелегенә Менделеевск районындагы төзелештә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
«Аммоний» компаниясе җитәкчелеге белән очрашуда без киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләштек. Ике як та стратегик партнёрлыгыбызны башка проектлар белән дәвам итәргә тели», - диде Юй Цзиньбо.

Кытай Хөкүмәте бу проектларны хуплый. Юй Цзиньбо Рөстәм Миңнехановны һәм Татарстан предприятиеләре вәкилләрен «Кытай милли химик-инжиниринг корпорациясе» АО компаниясенең Пекинда урнашкан баш офисына чакырды.

Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов Юй Цзиньбога чакыруы өчен рәхмәт белдерде һәм Россия һәм Татарстан территориясенә килергә мөмкин булган Кытай химиясе җитештерүләрен карап тикшерү өчен эш төркеме төзергә тәкъдим итте, диелә ТР Президенты матубгат хезмәте хәбәрендә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20