Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.05.2016

Рөстәм Миңнеханов Австрия бизнесын Татарстанга чакырды

Австриягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге илнең Икътисад палатасы президенты Кристоф Ляйтл белән очрашты. Очрашу Австриянең Икътисад палатасында узды.

Яклар ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек перспективалары, уртак проектларны тормышка ашыру турында сөйләште. "Татарстан белән Австриянең уртак мәнфәгатьләре шактый, шул исәптән бизнес, кадрлар әзерләү һәм белем бирү мәсьәләләрендә", - дип билгеләп үтте К.Ляйтл.

Аннары ТР Президенты һәм Австриянең Икътисад палатасы Президенты Татарстан-Австрия эшлекле форумында катнашты.

Сәламләү сүзендә Ляйтл: "Без Татарстанның Россиядәге икътисади яктан уңышлы төбәк булуын беләбез һәм хезмәттәшлек турында аерым килешү имзаларга әзербез", - дип белдерде. Ул ассызыклаганча, Австриядә республика территориясендәге махсус икътисади зоналарга инвестицияләү белән кызыксыналар.

"Санкцияләргә карамастан, без диалогка булышырга, тынычлык һәм узара хезмәттәшлеккә өлеш кертергә тиеш. Бүгенге көн өндәмәләренә җавап бирү зарур", - дип белдерде Австриянең Икътисад палатасы президенты. "2017 елга фаразлары яхшы һәм уртак проектларны тормышка ашырырга әзер булырга кирәк", - дип өстәде ул.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Татарстан республикага Австрия бизнесын җәлеп итү белән кызыксына һәм төрле ярдәм күрсәтергә әзер дип белдерде. Ул Австрия предприятиеләренең төбәктә эшчәнлегенең уңай мисалларын китерде. Аерым алганда, бу «Винербергер» һәм «Сваровски» компанияләре,  композит материаллар җитештерүче предприятиеләр, шулай ук "КАМАЗ"ның Австрия бизнесы белән тыгыз хезмәттәшлеге.

ТР Президенты фикеренчә, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү, мәгълүмати технологияләр, энергия саклау, фармацевтика, авиатөзелеш кебек тармакларда уртак эш потенциалы гаять зур.

Р.Миңнеханов республиканың аеруча мөһим нокталары арасында Кама инновацион сәнәгый кластерын атады.       

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20