Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.08.2015

Рөстәм Миңнеханов Байлар Сабасында "Сабантуй" стендка ату комплексында булды

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә Байлар Сабасында "Сабантуй" стендка ату һәм спортинг комплексында булды. 
Искәртик, "Сабантуй" ату аренасы былтыр ачылды. Комплекста ату өчен ике мәйданчык һәм спортинг өчен 8 мәйданчык бар. Комплекс заманча җиһазландырылган, куркынычсызлык таләпләре үтәлгән - биредә республика һәм региональ дәрәҗәдә ярышлар уздырып була. 
Рөстәм Миңнеханов берничә мәртәбә мишень-тәлинкәләргә спорт мылтыгыннан атып карады. 
Шуннан ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы ябык манежлы һәм 20 атлык абзары булган ат-спорт комплексын, спорт җиһазлары прокаты булган мәдәни-спорт аренасын карады. Шулай ук ул Сабаның яшь спортчылары белән очрашты. 
Алга таба Рөстәм Миңнеханов "Лукоз Саба" ҖЧҖнең кәҗә сөте җитештерү комплексы эшчәнлеге белән танышты. Предприятие 2013 елдан эшли башлаган. Бүген анда 2800 кәҗә бар. Көн саен 2300 тонна сөт җитештерелә. Каты һәм йомшак сырлар, туңдырма, кефир, йогурт һәм башка продукция сатуга җибәрелә. 
ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы көтү белән идарә итү системасы булган хайваннарны тиешле нормалар (2-3 минуттан артып китмәскә тиеш) буенча саварга мөмкинлек бирә торган сөт саву җайланмасын һәм абзарларны карады. 
Комплекс ишек алдында Рөстәм Миңнеханов аграрийлар белән очрашты һәм алар белән кырларда уңыш җыю барышы турында сөйләште, бүгенге көндә эшләр тәмамланып килә. 
Аннары ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы "Саба урман хуҗалыгы" ҖЧҖ агач эшкәртү комплексында булды. Рөстәм Миңнеханов җитештерү цехларын карады. 
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте белдерә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20