Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.04.2015

Рөстәм Миңнеханов Бакуда Илһам Алиев белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Бакуда Илһам Алиев белән очрашты Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов  Әзәрбайҗан Республикасы Президенты Илһам Алиев белән очрашты.

Әзәрбайҗанга эш сәфәре кысаларында Татарстаннан килгән кунакларны сәламләп, Илһам Алиев, бүген Әзәрбайҗан белән Татарстан хезмәттәшлеген ныгыту өчен үзара багланышларны активлаштыру мөһим, диде. Ул искәрткәнчә, бүген көннең икенче яртысында «Гәнҗә автомобиль заводы» ҖБ (Гәнҗә шәһәре) җитештерү мәйданчыкларында «КАМАЗ» автомобильләре җыю линиясе ачылачак. Илһам Алиев сүзләренчә, «КАМАЗ» җыю производствосы үзара файдалы хезмәттәшлекнең бер элементы булачак.

Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов Илһам Алиевка Татарстан делегациясенең Әзәрбайҗанга эш сәфәрен оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. «Соңгы елларда Бакуның  үзгәрүенә мин бик сокландым. Инфраструктура да һәм шәһәр үзе дә бик үзгәргән. Сезнең яр буегыз, диңгез буе бульвары бик матур. Бакуга килгән саен без яңа һәм уңай нәрсәләр күрәбез, аларны үзебездә, Казанда да кулланырга мөмкин», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ул Бакуга 2011 елның мартында килгән булган. Татарстан Республикасы лидеры Р.Миңнеханов Әзәрбайҗан җитәкчелегенә, Илһам Алиевка илдә яшәүче татарларга яхшы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде. Әзәрбайҗан татарлары үзләрен монда өйләрендә кебек хис итәләр, һәм шул ук вакытта милли үзенчәлекләрен, туган телен һәм традицияләрен саклап калу өчен аларга бөтен мөмкинлекләр һәм шартлар тудырылган, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Илһам Алиевка Бакуга эш сәфәре кысаларында узган эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр турында сөйләде, болар бар да, Россия төбәге буларак, Татарстан белән Әзәрбайҗан арасында мөнәсәбәтләрне ныгытачак, икътисади хезмәттәшлекне үстерәчәк, диде ул. Татарстан белән Әзәрбайҗан арасында хезмәттәшлек күп еллар буена дәвам итә, Сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Татарстан-Әзербайҗан хөкүмәтара комиссиясе эшләп килә, Әзәрбайҗанда (Бакуда), Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге бар, Казан белән Баку арасында турыдан-туры һава элемтәсе салынган. Эшкуарлык өлкәсенә килгәндә исә, Татарстанда Әзәрбайҗан инвестицияләре катнашында 25 предприятие эшли.  

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Әзәрбайҗан белән Татарстанның икътисад, мәгариф, мәдәният һәм туризм өлкәләрендәге мөмкинлекләрен активрак файдаланырга кирәк.   Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20