Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.09.2015

Рөстәм Миңнеханов: "Балаларда мәктәптән үк эшкуарлык белән кызыксыну тудырырга кирәк"

Рөстәм Миңнеханов: "Балаларда мәктәптән үк эшкуарлык белән кызыксыну тудырырга кирәк"  Бүген Казанның «Уникс» мәдәни-спорт комплексында «Эшкуарлык фабрикасы» реалити-шоуына йомгак ясалды. Тантанада Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.

Реалити-шоуны оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисал министрлыгы һәм Казан федераль университеты. Проект авторлары өч ай эчендә тәҗрибәле остаз ярдәмендә бер төркем яшьләренең яңа бизнес коруларын күз алдында тоткан. Конкурска 900 кеше гариза бирелгән. 135 кеше сайлап алынган (27 команда), финалга 50 катнашучы (11 команда) барып җиткән.

Өч ай эчендә яңа эшкуарлар 11 яңа бизнес-проектны гамәлгә ашырдылар, 84 эш урыны булдырылды, ә гомуми керем 7 млн. сум тәшкил итте.

Финал этабы «Эшкуарлык фабрикасы» реалити-шоу финалистларын хөрмәтләүдән башланды. Сәхнәгә төзелеш, сервис, косметология һәм күңел ачу индустриясе өлкәсендә перспектив проектлар эшләгән 5 иң яхшы команда чыкты.

Рөстәм Миңнеханов финалистларны котлады һәм эшкуарлык эшчәнлеге бик катлаулы процесс дип билгеләп үтте. Һәр һөнәрнең үз күнекмәләре бар, аларны белергә кирәк, диде Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы. «Иң мөһиме – сез бәһасез тәҗрибә җыйдыгыз, ул сезгә киләчәктә бик кирәк булачак. Ректор миңа, студентларның бүген чиновник буласылары килә, диде. Дәүләт структурасында карьера ясау өчен төп әйберләрне белергә кирәк: икътисад, юриспруденция, дәүләт корылышын һәм башкаларны. Эшкуар үз эшчәнлегендә әлеге элементларны өйрәнә», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы билгеләп үткәнчә, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү берничә мөһим факторга бәйле: тиешле финанслау, кирәкле инфраструктура булдыру (индустриаль һәм сәнәгать мәйданчыклары, технопарклар), тиешле программаларны әзерләү һәм гамәлгә ашыру. Әмма иң мөһиме – инициативалы кешеләр булу, диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан лидеры фикеренчә, мәктәп программасына бизнес-эшчәнлек нигезләрен кертер вакыт җитте. «Балаларда мәктәптән үк эшкуарлык белән кызыксыну тудырырга кирәк», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Аннары «Эшкуарлык фабрикасы» реалити-шоуының беренче сезонында җиңүчене атадылар – «Восходящая пятерка» командасы. Команда вәкилләренә Кубок һәм шоу барышында эшләнгән бизнес-проектны үстерүгә дип 1 млн. сум акча тапшырылды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20