Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.02.2016

Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе муниципаль районында гаилә фермасында булды

 Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе муниципаль районына эш сәфәре кыла.

 Республика башлыгы район советының 2015 нче елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2016 нчы елга бурычларына багышланган утырышында катнаша.

Утырышка кадәр Рөстәм Миңнеханов Трой-Урай авылында Рүзәл Габитовның фермерлык хуҗалыгында булды. Мәртәбәле кунакны район башлыгы Илһам Вәлиев озата йөрде. Әлеге гаилә фермасы симертүгә 100 баш үгез һәм 100 баш савым сыерга исәпләнгән. Биредә шулай ук мал чалу цехы да төзелгән. Рүзәл Габитов журналистларга билгеләп узганча, фермага 2011 нче елда нигез салынган. "Башта йорт янында шәхси ярдәмче хуҗалыкта төзедек, аннары киңәергә уйладык. Район башлыгына мөрәҗәгать иткәч, ул җир бүлеп бирде. 2013 нче елда шушы ферманы төзедек. Хәзерге вакытта монда 189 мөгезле эре терлек бар. Аның 63е савым сыер, якын киләчәктә аларның баш санын 100гә җиткерү ниятләнә. 50 баш үгез бар, киләчәктә аларны шулай ук 100 гә җиткерү планлаштырыла", - дип белдерде ферма башлыгы. Ул ферма эшчәнлегенә барлыгы 15 млн сум акча кертелгәнен хәбәр итте. Биредә барлыгы 9 кеше эшли. Аларның уртача айлык хезмәт хакы 18 мең сум тәшкил итә. Рүзәл Габитов әйтүенчә, бүгенге көндә 850-900 литр сөт тапшырыла, бер сыер уртача 14 литрга якын сөт бирә. Сөтнең литры 21 сум белән Әлки районы "Агромол" ҖЧҖ ширкәтенә, ит 260 сумнан республика шәһәрләренә озатыла.

Рөстәм Миңнеханов ферманы карап чыгып, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты, алардан хәл-әхвәл сорашты. Президент, авыр булуга карамастан, агымдагы елда республикада юл салу, су, ут тәэминаты, мәдәният йортлары һәм башкалар буенча барлык социаль программалар саклап калынуын искәртте. Илһам Вәлиев сүзләреннән аңлашылганча, Балык Бистәсендә торак пунктларга юллар төзү эшләре шактый җанлы бара. Рөстәм Миңнеханов районда парк һәм скверлар программасы гамәлгә ашылыруы белән дә кызыксынды. ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, бу уңайдан, Су саклау зоналары елы кысаларында башкарыласы эшләргә Балык Бистәсе районына 2016 нчы елга 20 млн сум күләмендә акча бүленгәнен әйтте. Аннан соң Рөстәм Миңнеханов 2015 нче елда республика программасы буенча 80 урынга исәпләп төзелгән  "Йолдыз" балалар бакчасында булды. Хәзерге вакытта исә  республика программасы нигезендә былтыр сафка бастырылган район мәдәният йортында совет утырышы бара.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20