Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.04.2015

Рөстәм Миңнеханов белән Россия Яһүдиләр җәмгыяте федерациясе вәкилләре Татарстанда Толерантлык үзәген ачу турында фикерләште

Рөстәм Миңнеханов белән Россия Яһүдиләр җәмгыяте федерациясе вәкилләре Татарстанда Толерантлык үзәген ачу турында фикерләште Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Яһүдиләр җәмгыяте федерациясе вәкилләре белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда РФ Баш раввины Берл Лазар һәм ТРның һәм Казанның Баш раввины Ицхак Горелик һ.б. катнашты.

Очрашуда Казан синагогасының 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләсе буенча фикерләштеләр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Бу уңайдан төп чаралар 2015 елның 3 сентябренә билгеләнгән. Бәйрәмгә Россия төбәкләреннән һәм ерак чит илләрдән яһүдиләр җәмгыяте вәкилләре килүе көтелә. Бу вакыйга алдыннан синагогада ремонт эшләре үткәрелде. Бигрәк тә фасадны торгызуга зур игътибар бирелде.

Рөстәм Миңнеханов белән Россия Яһүдиләр җәмгыяте федерациясе вәкилләре  Татарстанда Толерантлык үзәген ачу турында фикерләштеләр.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20