Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.08.2016

Рөстәм Миңнеханов "Бердәм Россия" кандидатларына: "Безнең бурыч – кешеләр арасында булу"

Татарстан Республикасы Президенты, “Бердәм Россия”нең республика исемлеге лидеры Рөстәм Миңнеханов кичә кич партиядән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар белән киңәшмә үткәрде. Анда партиянең республика сайлау штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов сайлау кампаниясе барышы турында хисап ясады.

“Бердәм Россия”дән сайлауга, бердәм команда булып, исемлек буенча 14 кандидат һәм бер мандатлы 6 кандидат бара. Төп басымны кандидатлар татарстанлылар белән очрашуларга һәм  турыдан-туры сөйләшүләргә ясый. Партия кандидатларының 600дән артык очрашуы планлаштырылган булган. Хәзерге вакытта “Бердәм Россия”дән булган кандидатлар шундый форматта 150 чара уздырган. Аерым алганда, 4 августта “Көчле Татарстан! Бердәм Россия!” республика эстафетасы үткәрелә башлады. Республика районнарында көн саен 6 күчмә бригада эшли. Гамәлдә булган күчмә кабул итү бүлмәләренә 12 августтан ТКХ мәсьәләләре буенча махсуслашкан бригада кушыла. Бу юнәлеш Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин җаваплылыгында.

Партия газетасының беренче тиражы инде районнарга китте, якын арада “Бердәм Россия”дән булган республика кандидатлары турында мәгълүмат сайты эшли башлый, дип хәбәр итте Юрий Камалтынов. Ул шулай ук халык теләк-гозерләре белән бәйле эшнең барышы турында сөйләде. Кешеләрдән тупланган теләк-гозерләр партиядә системалаштырыла һәм анализлана. Халыкны иң борчыганы – ТКХ, төзелеш һәм юлларны төзекләндерү мәсьәләләре.

Татарстан лидеры партиядәшләрен хуплады һәм тагын да активрак эшкә юнәлтте. “Безнең бурыч – халык арасында булу. Ышаныч белән эшләгез, кешеләр белән аралашыгыз, ярдәм итегез. Кайбер мәсьәләләрне урыннарда хәл итеп була”, - диде Рөстәм Миңнеханов кандидатларга.

Киңәшмә азагында республика лидеры мобиль иҗтимагый кабулият машиналарын карап чыкты, волонтерлар белән аралашты һәм партия командасы белән бергә “Көчле Татарстан! Бердәм Россия!” эстафетасы автобусын карады.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20