Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.07.2015

Рөстәм Миңнеханов: “Беренче Ауропа уеннарында Россия җыелмасы составында Татарстан спортчылары булуы аеруча куанычлы”

Рөстәм Миңнеханов: “Беренче Ауропа уеннарында Россия җыелмасы составында Татарстан спортчылары булуы аеруча куанычлы”ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бакуда узган беренче Ауропа уеннарында чыгыш ясаган Татарстан спортчылары белән очрашты. ТР хөкүмәте йортында бүген узган җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләү чарасында, шулай ук, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов катнашты.

12 нче июньнән 28 нче июньгә кадәр Баку шәһәрендә (Әзәрбайҗан) I Ауропа уеннары узды. Анда Россия җыелмасы составында Татарстаннан 21 спортчы катнашты. Алар Уеннарда барлыгы 7 медаль яулаган. Түбәндәге спортчылар җиңүче һәм призерлар булган: Никита Шлейхер (Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе абитуриенты) алтын медаль (3 м биеклектәге трамплиннан сикерү) һәм көмеш медальгә (вышкадан сикерү) лаек булган; Эрнест Мәкъсумов (Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе абитуриенты) алтын (Россия җыелмасы составында 4*200 м га эстафета), көмеш (1500 метр озынлыкка йөзү) һәм бронза (400 м дистанциядән йөзү) медальләр яулаган; Светлана Липатовага (Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе студенты) 60 кг авырлыкта ирекле көрәштә көмеш медаль тәтегән; Виктор Полетаев (Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе студенты), Игорь Кобзарь, Иван Демаков (Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе студенты) Россия җыелмасы составында волейбол уйнап, бронза медаль яулаган.

Рөстәм Миңнеханов спортчыларга мөрәҗәгать итеп, аларны тарихта беренче Ауропа уеннарында уңышлы чыгышлары белән тәбрикләде. “Бу бик лаеклы башлангыч. Сез ныклы нигез салып, Россиянең көчле булуын исбатладыгыз, ил җыелмасы составында 164 медаль яуладыгыз. Делегация составында Татарстаннан 20 кешенең 7 медальгә лаек булуы сөендерә”, - дип, Татарстан лидеры ирекле көрәш, волейбол, суга сикерү, йөзү кебек спорт төрләрендә медальләр яуланганын искәртте.

Р.Миңнеханов, югары нәтиҗәләргә ирешелгән өчен, спортчыларга һәм тренерларга рәхмәтен җиткерде. Ул велоспорт белән шөгыльләнүче Яр Чаллы егете Илнур Зәкәринга мөрәҗәгать итеп: “Сезнең сәләтегез, уңышларыгыз турында ишетеп беләбез. Без сезнең белән горурланабыз, Россия сезгә зур өметләр баглый”, - диде.

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов Рөстәм Миңнехановка күрсәтелгән ярдәм өчен зур рәхмәтен җиткерде. “Федерация тренерлары белән тыгыз элемтәдә торабыз, әзерлек мәсьәләләре турында сөйләшеп, аларны хәл итәбез. Бүген бу спортчылар безнең Татарстан спортының якты йолдызлары дип әйтергә була”, - дип билгеләп узды министр.

Владимир Леонов Бакуда үткәрелгән уеннарның бик җитди әзерләнгәнен, оештыручанлык бик югары булуын ассызыклады. “Форматы, рухы буенча бу уеннар Универсиаданы да хәтерләтте кебек, искиткеч булды”, - дип белдерде ул.

Эрнест Мәкъсумов барлык спортчылар исеменнән илне, Татарстанны тәкъдим итүе куанычлы булуын билгеләп үтте. “Без тырыштык, кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Ил тупланмасына медальләр китерүебез өчен шатмын”, - дип белдерде ул.

Тренерлар исеменнән ТР велосипед спорты федерациясе рәисе Гомәр Нуруллин берничә сүз әйтеп үтте.

“Югары казанышлар спорты ул зур тырышлык, олы хезмәт таләп итә. Кирәкле урында уңыш елмаю да зур роль уйный. Спортта лаеклылар күп анда, җиңү өчен секунд өлешкә җитезрәк, яхшырак булып өлгерергә кирәк”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов очрашу азагында.

Татарстан лидеры берничә көннән Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты башланачагын искәртте һәм аның югары дәрәҗәдә уздырылачагына, Россия спортчыларының уңышларга ирешүенә өметләрен баглады.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20