Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.01.2016

Рөстәм Миңнеханов: "Беренче чиратта, без балалар сәламәтлеге турында уйларга тиеш"

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган видеоконференция режимындагы республика киңәшмәсендә социаль куркынычлык зонасында булган гражданнар белән эш буенча профилактика төркемнәре нәтиҗәлеге турында сүз барды. ТР Хөкүмәте йортында үткәрелгән киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Доклад белән ТР гражданнар оборонасы эшләре буенча һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты указы нигезендә янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә күп балалы һәм имин булмаган гаиләләр белән профилактика эше уздырыла. Узган атна дәвамында белгечләр күп балалы 1350 һәм имин булмаган 600 гаиләдә булды. Кайберләре буенча балаларын гаиләдән алу турындагы карарлар кылынды. Рафис Хәбибуллин сүзләренчә, әлеге эш дәвам итә, бу эштә шулай ук полиция, җирле хакимият органнары вәкилләре һәм социаль хезмәткәрләр катнаша.

Бу мәсьәләгә бик җитди карарга кирәк, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, җылылыкны сүндерү турындагы карарлар кабул иткәнче, балалар сәламәтлегенә тәэсире турында уйларга кирәк. "Гаиләдә кече яшьтәге балалар булганда, без газны болай гына сүндерә алмыйбыз. Билгеле, бу катлаулы гаиләләр, төрле ата-ана була. Ләкин балалар гаепле түгел, ә без, беренче чиратта, аларны кайгыртырга тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рафис Хәбибуллин шулай ук хәбәр иткәнчә, 17 гыйнвардан 18 енә каршы төндә һава торышының чираттагы начарлануы: кар явуы, 20 м/с тизлеккә җитәчәк көчле җил һәм юлларда бозлавык көтелә. Министр искәрткәнчә, 13 январьдә Гадәттән тыш хәлләр буенча комитет утырышында һава торышы катлаулы булган очракта "ГЛОНАСС" кабул итү җиһазлары эшләмәгән мәктәп автобусларын файдалануны тыю турындагы карар кабул ителгән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20