Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.04.2016

"Рөстәм Миңнеханов: "Берләштерелгән судно төзү корпорациясе - ТРның ышанычлы стратегик партнеры"

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләштерелгән судно төзү корпорациясе (БСТ) президенты Алексей Рахманов белән бүгенге очрашуда ТР сәнәгать предприятиеләре белән "БСТ" АҖ судно төзү предприятиеләре кооперациясе мәсьәләләре буенча фикер алышты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

"Берләштерелгән судно төзү корпорациясе - ТРның ышанычлы стратегик партнеры, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Сез зур куәткәия, шулай ук безнең предприятиеләр мөмкинлекләрен беләсез". Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген интеграция, Татарстан предприятиеләренең "Берләштерелгән судно төзү корпорациясе" программасында катнашу мәсьәләләрен карау мөһим.

Берләштерелгән судно төзү корпорациясе (БСТ) президенты Алексей Рахманов билгеләп үткәнчә, потенциаль хезмәттәшлек, гражданнар судно төзү өлешендә тәэмин итүче компанияләр кооперациясе мәсьәләләрен карау зарур.

Яклар шулай ук сәнәгать проектлары буенча вузлар, оешмалар белән элемтәгә керү мәсьәләләре трында фикерләштеләр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20