Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.11.2015

Рөстәм Миңнеханов: “Без, Финляндия тәҗрибәсен өйрәнеп, икътисадка күп кенә инновацион карарлар кертәбез”

 Татарстан Республикасы Финляндия бизнесын һәм капиталын Татарстанга җәлеп итәргә тели һәм үзара файдалы багланышларны үстерүгә шат булачак.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан-Финляндия бизнес-форумы барышында хәбәр итте, форум Хельсинкида Россиянең Финляндиядәге Сәүдә вәкиллеге мәйданчыгында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Форумда Россия һәм аның төбәкләре белән эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерергә һәм ныгытырга теләгән Финляндиянең бизнес вәкилләре катнашты.

Россиянең Финляндиядәге Сәүдә вәкиле Валерий Шлямин билгеләп үткәнчә, бүген федерациянең 85 субъектыннан 45е Финляндия партнерлары белән тыгыз элемтәдә эшли. Ул ассызыклаганча, Татарстан Республикасы инвестицияләр, инновацияләр һәм башка юнәлешләр буенча алдынгы төбәкләрдән санала.

Татарстан Республикасының Финляндиядә рейтингы зур, дип белдерде Валерий Шлямин,  Финляндиянең йөзләгән бизнесмены Татарстанны ышанычлы партнер буларак беләләр. Без бу төбәктә югары идарә культурасы, команда рухы һәм җитәкчелекнең Татарстанда бизнес ачучы компанияләргә гарантияләнгән ярдәме турында сүз алып барабыз, диде Валерий Шлямин.

«Татарстан Республикасы делегациясенең Хельсинкига визиты – көтелгән вакыйга, - диде ул. – Ышанам ки, визит яңа проектлар һәм яңа инициативалар алып килер. Уңышлар телим һәм Россия Федерациясенең Финляндиядәге Сәүдә вәкиллеге барлык башлангычларында да Татарстанның партнеры булып калачак».

Үз чиратында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Финляндия тәҗрибәсе нигезендә Татарстанда күп кенә инновацион проектлар гамәлгә ашырыла.

«Без, Финляндия тәҗрибәсен өйрәнеп, икътисадка күп кенә инновацион хәл ителешләр кертәбез, – диде ул. – Монда без күп нәрсәләргә өйрәнәбез».

Финляндиядә яшәүче татарлар турында да әйтми үтә алмыйм, алты буын инде үз халкының мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен саклап килә, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, Финляндия – яшәү өчен җайлы ил.

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, бүген иртән ул Финляндиянең төзелеш бизнесы – «ЮИТ» компаниясе вәкилләре белән очрашкан, бу компания Татарстан Республикасында эш алып бара. «Без «ЮИТ» компаниясе вәкилләре белән торак төзелеше стратегиясе буенча фикер алыштык, - дип билгеләп үтте ул. – Компания Татарстанда үз бизнесын үстерергә тели».

Рөстәм Миңнеханов Финляндия хакимиятләренә, Россиянең Финляндиядәге Илчелегенә һәм Финляндиянең Россиядәге Илчелегенә визитларны оештырудагы ярдәме һәм партнерлык мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20