Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.03.2015

Рөстәм Миңнеханов: “Без Төркиядәге партнерларыбызның Россия базарында эшләү өчен башлангыч мәйданчык итеп Татарстанны сайлавын телибез”

Рөстәм Миңнеханов: “Без Төркиядәге партнерларыбызның Россия базарында эшләү өчен башлангыч мәйданчык итеп Татарстанны сайлавын телибез”  Казанның “Корстон” комплексында Татарстан-Төркия эшлекле форумы узды. Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Төркия Республикасы икътисад министры Нихат Зейбекджи катнашында узган бу чараны ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев алып барды. Форумда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Төркиянең тышкы икътисади элемтәләр буенча совет рәисе Омер Джихад Вардан, Төркиянең төрле тармакларда эшли торган 20 ләп ширкәте вәкилләре, Татарстан предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Иң элек, рәсми затлар форум кысаларында оештырылган Татарстан Республикасының инвестицион һәм сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш потенциалы күргәзмәсен тамаша кылды. 

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстанның тугандаш Төркия Республикасы белән барлык өлкәләрдә дә элемтәләрне киңәйтү яклы булуын ассызыклады. Ул Төркия бизнесменнарының Татарстанга карата даими кызыксыну күрсәтүе өчен рәхмәтен белдерде.

“Бүген Татарстан һәм Төркия арасында төрле юнәлешләрдә багланышлар җайга салынган”, - дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов. Ул якын арада, апрель аенда, Казанга Төркия парламенты рәисе килүе көтелүе, апрель ахырында Татарстан делегациясенең Анкарага барырга ниятләве турында хәбәр итте. Шулай ук агымдагы елның дүртенче кварталында Казанда Россия һәм Төркия дәүләт башлыклары катнашында югары дәрәҗәдәге хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия советын уздыру да планлаштырыла.

“Төркия – Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе, республика икътисадына килгән чит ил инвестицияләренең чирек өлеше Төркия партнерларына туры килә”, - дип, Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы “Алабуга” махсус икътисади зонасында Төркия компанияләре производстволары эшләгәнен искәртеп үтте. Сүз уңаеннан, бүген анда тагын бер предприятие – синтетик юу чараларын җитештерү буенча “Хәят Кимья” заводы ачылачак. Якын арада “Алабуга” МИЗ да Төркиянең тагын ике производствосы ачылачак.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда, Төркия ширкәте белән берлектә, “ЕлАЗ” ААҖ мәйданчыгында трактор техникасын җитештерү производствосы проекты да, “Эфес” компаниясе производствосы уңышлы гамәлгә ашырылганын билгеләп узды. Шулай ук, Төркиянең “Дизайн Групп” компаниясе республика территориясендә пластик торбалар һәм теплицаларны ясау буенча яңа производство ачуга кызыксынуын белдергән. Ә Төркиянең “ГАМА” компаниясе “ТАИФ” ААҖ белән Казан ТЭЦ-3 модернизацияләү буенча әһәмиятле проектны гамәлгә ашыра.

Кунакханә бизнесы һәм туризм өлкәсендә Төркияның “Риксос” ширкәте белән хезмәттәшлек гамәлгә ашырыла. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге көндә ягулык-энергетика секторында, нефть химиясе, агач эшкәртү, автомобиль төзелеше, авыл хуҗалыгы, туризм, төзелеш тармакларында Төркия партнерлары белән хезмәттәшлек актив үсеш ала.

“Аз эш башкарылмады, әмма без бер урында гына таптанырга тиеш түгел. Уртак бизнес өчен мөмкинлекләребез хәттин ашкан. Ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекне арттыру өчен, булган икътисади потенциалны кулланырга кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов залдагыларга. Ул хезмәттәшлек өчен халыкара дәрәҗәдәге киңкүләм спорт чараларының да уңай йогынты ясавын әйтте. “Безгә уртак мәнфәгатьләр һәм ихтыяҗларны эзләүне дәвам иттерергә кирәк”, - дип, ул форум кысаларында барлык очрашуларны, сөйләшүләрне теркәп, куен дәфтәренә салып барырга кирәклегенә ишарәләде, чөнки теләсә нинди бизнес-проектка теләктәшлек кирәк. 

“Без Төркиядәге партнерларыбызның Россия базарында эшләү өчен башлангыч мәйданчык итеп Татарстанны сайлавын телибез. Безнең моның өчен инфраструктурабыз булдырылган, без сезне киң хезмәттәшлеккә чакырабыз”, - дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов чыгышын.

Форум азагында Татарстанның Теләче муниципаль районы һәм Төркиянең Мирбай компаниясе арасында инвестицион проектны гамәлгә ашыру буенча ниятләр турындагы килешү имзаланды.

Төркия делегациясенең Татарстанга эш сәфәре кысаларында ТР һәм Төркия Республикасы бизнес-даирә вәкилләре арасында адреслы очрашулар үтә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20