Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.02.2016

Рөстәм Миңнеханов: “Безнең агросәнәгать комплексы югарырак тизлек белән үсеш алырга тиеш”

Рөстәм Миңнеханов: “Безнең агросәнәгать комплексы югарырак тизлек белән үсеш алырга тиеш” Бүген “Казан ярминкәсе” ААҖ территориясендә ачылган Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Иң элек Рөстәм Миңнеханов ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатуындааграр сәнәгать комплексы экспозициясе белән танышты, төрледән-төрле авыл хуҗалыгы техникасын карап чыкты. Республика башлыгына ашлык һәм азык культураларын җыя торган комбайннарның, тракторларның, төрле класслы төягечләрнең соңгы модельләрен, авыл хуҗалыгы продукциясен сортларга аеру һәм эшкәртү җиһазларын күрсәттеләр. Күргәзмә павильонында ул “Икътисад”, “Фән һәм мәгариф”, “Үсемлекчелек”, “Терлекчелек”, “Механизация” һәм башка бүлекләргә багышланган тематик стендларны карап чыкты. Президентны әйдәп баручы авыл хуҗалыгы мәгариф һәм фән учреждениеләрендә кадрларны әзерләү һәм укыту алымнары белән дә таныштырдылар. Рөстәм Миңнехановка орлыкчылык, ашламалар җитештерү, үсемлекләрне саклау чаралары һәм азык әзерләү өлкәсендә соңгы казанышларны күрсәттеләр. Аннан соң Президент республиканың “Ак Барс”, “Просто молоко”, “Пестречинка” һәм башка предприятиеләре тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясе белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов коллегия утырышын ачып җибәреп, былтыр катлаулы икътисади каршылыкларга юлыгуыбызга карамастан, республикада гамәлгә ашырыла торган проектлар, кризиска каршы программа төп икътисади күрсәткечләрне 2014 нче ел дәрәҗәсендә саклап калырга мөмкинлек бирүен билгеләп узды. “Безнең аграрийлар узган елда 214 млрд сумлык продукция җитештерде. Республика илдә лидерлар сафында. 2015 нче ел нәтиҗәләре буенча, безнең республика Россия төбәкләре арасында сөт җитештерү буенча беренче, бәрәңге уңышы буенча икенче, терлек һәм кош ите күләме буенча дүртенче, икмәк җыю буенча тугызынчы урында. Тулаем алганда, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү темплары буенча узган елны канәгатьләнерлек дип бәялибез”, - дип Президент тармак үсешендәге йомгакларның республикада агросәнәгать комплексын үстерү һәм җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм итү буенча үткәрелә торган сәясәтнең дөрес булуын күрсәтүен шәрехләде. Тик, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе производствосы үсеше югарырак булып, елына 5-10 процент тәшкил итәргә тиеш. “2016 нчы елда һәм алдагы елларда безнең агросәнәгать комплексы югарырак темплар белән үсеш алырга тиеш. Ел саен 5-10 процентка тәңгәл үсешкә ирешү төп бурыч булып тора. Бүген базар тарафыннан мондый мөмкинлек бирелә. Аннан максималь дөрес итеп файдаланырга кирәк”, - дип билгеләп узды ул.

Катлаулы вәзгыятькә карамастан, Рөстәм Миңнеханов барлык программаларның сакланып калуын, аларның күбесенең авыл халкына йөз тотуын белдерде. Президент быел транспорт инфраструктурасы, торак пунктларның үтемлелеге юнәлешендә җитди эш башкарылачагын әйтте. Быел 44 авыл торак пунктларында юллар төзелеше ниятләнә. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, гаилә терлекчелек фермаларына ярдәм итү буенча эш дәвам иттерелә. Бүгенге көндә республикада 1182 гаилә фермасы исәпләнә. Авыл хуҗалыгы техникасын субсидияләү программасы актив гамәлгә ашырыла. Сенаж траншеялары төзелеше, саклау биналарына капиталь ремонт программалары дәвам иттерелә. Ике ел эчендә бу программа нигезендә 852 объект төзекләндерелгән.

Рөстәм Миңнеханов былтыр “Татарстанның 2030 нчы елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе” кабул ителгәнен искәртте. Аның әйтүенчә, фаразлар буенча, 2020 нче елга авыл хуҗалыгы продукциясе производствосы үсеше, 2015 нче елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, 17,2 процент, 2030 нчы елга 176 процент тәшкил итәргә тиеш.

Төп доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Ул 2015 нче елгы эшчәнлекнең төп икътисади күрсәткечләренә тукталды.

2016 нчы елга булган бурычларга тукталып, министр 2015 нче елда үсемлекчелек продукциясен җитештерү 9 процентка үскәнен, быел 10 процентлык үсешкә ирешү бурычы торганын белдерде. Шулай ук, агымдагы елда 4 млн тонна ашлык (техник культуралардан башка), 2,5 млн тонна шикәр чөгендере җыеп алу ниятләнә.

2016 нчы елда бөртеккә кукуруз өчен 150 мең га, рапс һәм көнбагышка 300 мең га җир бүлеп бирү планлаштырыла. 2016 нчы елда мул уңыш алуда төп алшартлар арасында Марат Әхмәтов сөрүлекнең югары дымлылыгы, уҗымның яхшы торышы (белгечләр бәясе буенча, ул, 2015 нче елдагыга караганда яхшырак), орлык запасы кебекләрне билгеләп узды.

Быел ит җитештерү күләмен арттырып, аны 500 мең тоннага җиткерү, сөт савымын 1800 мең тоннага җиткерү бурычы күздә тотыла. Республикада ел саен кече хуҗалык формалары үсешенә 2 млрд сумга кадәр акча юнәлдерелә.

2015 нче елда Татарстанда 3,6 млн тонна бөртекле ашлык, 2 млн тонна шикәр чөгендере, 385 мең тонна яшелчә, 1,6 млн тонна бәрәңге, 1,7 млн тонна азык берәмлеге, 1170 млн данә йомырка әзерләнгән.

Утырышта шулай ук Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ җитәкчесе Дилшат Ситдыйков һәм Балтач муниципаль районының «Кызыл Юл» АХКК җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин чыгыш ясады.

Коллегия утырышы авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт алдынгыларын бүләкләү белән тәмамланды.

Идел буе агрәсәнәгать форумы 19 нчы февральгә кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук аның кысаларында “Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе төбәге фермеры” 19 нчы Халыкара махсус күргәзмәсе һәм “Волгапродэкспо” 16 нчы махсус күргәзмәсе эше оештырылган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20