Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.04.2016

Рөстәм Миңнеханов: “Безнең Муниципаль берәмлекләр советы - илебездә иң уңышлысы”

Казан Ратушасында, ил күләмендә билгеләп үтелә торган Җирле үзидарә көне уңаеннан, тантаналы чара уздырылды. Муниципаль хакимияттә эшләүчеләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.

Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2012 нче елның 10 июнендә Җирле үзидарә көнен билгеләп үтү турында указ дөнья күрә. Бүген Татарстанда 956 муниципаль берәмлек, 43 муниципаль район, 2 шәһәр округы, 39 шәһәр җирлеге һәм 872 авыл җирлеге исәпләнә.

Тантана муниципаль берәмлекләр советының 10 еллык эшчәнлеге турында видеоролик белән башланып китте. Анда 2006 нчы елның мартында Муниципаль берәмлекләре советы булдырылып, рәисе итеп Минсәгыйть Шакиров билгеләнүе искәртелә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тантаналы чыгышында бүген бездә 2 бәйрәм билгеләп үтелүен әйтте. Беренчедән, дүртенче ел рәттән 21 нче апрель көнне Җирле үзидарә көне бәйрәм ителә һәм, икенчедән, Татарстанның җирле үзидарә советына 10 ел тулды. “Муниципалитетлар белән туры элемтәләр корырга ярдәм иткән мондый орган булдыру дөрес карар булды дип саныйм. Әлбәттә, бу эштә парламентның да роле зур булды”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул муниципаль берәмлекләр үсешенең яңа этабы республикада 10 ел элек, 131 нче федераль закон үз көченә кергәч башланганын билгеләп үтте. “Бу законга карата төрле карашта булдык, шулай да закон эшли, закон тарафыннан билгеләнгән бар әйбер дә республикада гамәлгә ашырылды”, - дип белдерде Президент.

Республика җитәкчесе җирле үзидарәнең һәрвакыт булуын, аның бары тик башка формада, авыл советлары рәвешендә яшәп, шул ук функцияләрне башкаруын искәртте һәм бу өлкәдә эшләгән ветераннарга рәхмәтен ирештерде.

Президент хәзерге вакытта җирле үзидарә системасында эшләп, аның үсешенә зур өлеш керткән киң җәмәгатьчелеккә рәхмәтен җиткерде. Бүген 7 мең 716 актив гражданның җирле советларда депутат булып торуын әйтте. “Былтыр уздырылган муниципаль сайлаулар тагын бер кат халыкның җирле үзидарәгә ышанычын күрсәтте”, - диде Р. Миңнеханов. Ул шәһәр һәм районнарда булдырылган территориаль иҗтимагый үзидарә советларының абруе үсә баруын билгеләде. Аның әйтүенчә, авыл җирлегендә авыл советлары булса, шәһәрләрдә бу проблема иде.

“Хәзерге вакытта җирле үзидарә органнарында 5866 муниципаль хезмәткәр эшли. Җирле үзидарә органнары идарәче кадрларны формалаштыру өчен яхшы резерв булып тора”, - диде Президент. Ул муниципаль дәрәҗәдә тупланган тәҗрибәнең республика һәм федераль дәрәҗәдә ихтыяҗны үстерүен билгеләп узды. Моңа ачык мисал итеп, Рөстәм Миңнеханов муниципаль хакимият органнарында эшләп киткән күп кенә затларның республика Хөкүмәтенә килгәннәрен шәрехләде, бу исемлектән ТР Премьер-министры Илдар Халиковны һәм башкаларны санап үтте. Президент аларның җирле үзидарә органнарында эшләп, бай тәҗрибә туплаганнарын, нык кына чыныгуын ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, җирле үзидарә системасы вәкилләре закон чыгару органнарында да уңышлы гына эшли. “Районнар аша узган шәхесләр теләсә нинди мәйданнарда эшләргә сәләтле”, - дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов. 

Республика лидеры ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакировның да тәҗрибәле җитәкче булуын шәрехләде. “Җирле үзидарә мәнфәгатьләрен кайгыртып, максатчан эшегез ярдәмендә эшчәнлегегез дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелә. Бүгенге көндә муниципаль берәмлекләр советы нәтиҗәле муниципальара хезмәттәшлеккә ирештерә, җирле үзидарә органнарының дәүләт хакимияте органнары белән эшчәнлеген тәэмин итә, муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрә. Безнең Муниципаль берәмлекләр советы - илебездә иң уңышлысы, дип уйлыйм, әлбәттә, бу тәҗрибәне башка территорияләргә дә таратырга кирәк”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Президент билгеләп узганча, соңгы ун елда Татарстанда муниципаль хакимият олы юл үтте. “Бу елларда муниципаль берәмлекләрнең тотрыклы структурасы булдырылды, җирле үзидарә органнарының нәтиҗәле системасы оешты. Ә иң мөһиме, күп кенә актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә ирешелде. Икътисади авырлыкларга карамастан, республикада төзелеш һәм капиталь төзекләндерү өлкәсендә социаль юнәлешле программалар гамәлгә ашырылу дәвам иттерелә. Бер программаны да кыскартмадык. Бу бик мөһим дип саныйм”, - диде ул.

Р.Миңнеханов бу елдан башлап, авыл җирлекләре биналарына капиталь төзекләндерү программасы гамәлгә ашырыла башлавын шәрехләде. Соңгы елларда муниципалитетларга җиңел машиналар бирелүен, 2010 нчы елдан бирле 1207 автомобиль тапшырылуын әйтте.

Чыгышын тәмамлап, Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре тапшырды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20