Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.11.2015

Рөстәм Миңнеханов: “Безнең уңышыбызның сере шунда — без беркайчан да хакимиятне федераль, төбәк һәм җирлегә бүлеп карамыйбыз”

Бүген Казандагы “Корстон” комплексында Гомумроссия Муниципаль берәмлекләр конгрессының пленар утырышы булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Гомумроссия Муниципаль берәмлекләр конгрессы Президенты, РФ Дәүләт Думасының Федератив корылыш һәм җирле үзидарәләр мәсьәләләре комитеты рәисе Виктор Кидяев,  РФның 82 төбәгеннән Муниципаль берәмлекләр советлары башлыклары, шул исәптән ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров һ.б. рәсми затлар катнашты.

“Бүген монда, илнең барлык төбәкләреннән диярлек, җирле үзидарә элитасы тупланган. Әлеге конгресс утырышы тәҗрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен менә дигән мәйдан”, - дип утырышны рәсми рәвештә ачып җибәрде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның бу өлкәдә тәҗрибә уртаклашырга әзер булуын белдерде.

Аның бәяләмәсе буенча, хәзер РФ җирле үзидарәсе үз позициясен ныгыта, нәтиҗәлерәк була бара. Җирле үзидарәләр системасын камилләштерүдә Гомумроссия муниципаль берәмлекләр конгрессы да зур өлеш кертә. Конгресс муниципалитетлар һәм советларның үзара эшчәнлеген тәэмин итә, федераль хакимияттә муниципаль берәмлекләрнең мәнфәгатьләрен яклау, ихтыяҗларын тәэмин итү өстендә эшли, дип билгеләде ТР Президенты һәм, җирле үзидарәгә кагылган мәсьәләләргә игътибар арттырган өчен, РФ Президенты Владимир Путинга рәхмәтле булуын белдерде. Әлеге чарага Федерация Советыннан, РФ Дәүләт Думасыннан һәм федераль министрлыклардан делегатлар килүне ул, конгресс утырышының никадәр мөһим булуын ассызыклый, дип искәртте.

Рөстәм Миңнеханов әйтеп узганча, республикада җирле үзидарә шактый зур үсеш алган. “Безнең уңышыбызның сере шунда — без беркайчан да хакимиятне федераль, төбәк һәм җирлегә бүлеп карамыйбыз. Һәр органның да максаты бер − халыкның яшәү дәрәҗәсен арттыру. Моның нигезен бердәм рәвештә тырышып эшләү тәшкил итә”, - дип ассызыклады Татарстан җитәкчесе һәм, моңа мисал буларак, республикада гамәлдә булган 30 лап программаны китерде.

Казан шәһәрендә җәйге Универсиада, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты уздыруны Татарстан башкаласы муниципаль берәмлеге өчен зур мөмкинлекләр бирүен искәртте ул.

“Муниципальара хезмәттәшлекнең нәтиҗәле булуы республикада муниципаль берәмлекләр үсешен тәэмин итә. Республиканың Муниципаль берәмлекләр советы муниципалитетларның ихтыяҗларын тиешле дәрәҗәдә күрсәтә белә, - дип, ТР Президенты әлеге совет эшчәнлеген югары бәяләде.

13 сентябрь көнне республикада муниципаль берәмлекләрдә депутатлар сайлануын, алар арасыннан җирле үзидарәләр җитәкчеләре сайлап куелуын искәртте. “Ул кампаниядә сайлаучыларның актив катнашуы, кандидатлар өчен тавыш бирүе муниципаль хакимиятнең алга таба да нәтиҗәле эшчәнлек алып баруына этәргеч бирә. Җирле үзидарә гражданнар өчен иң сыгылмалы һәм иң якын хакимият органы булса, аның вәкилләре эшчәнлеге нәтиҗәсе халык кәефендә турыдан-туры чагылыш таба. Җирле үзидарәгә бирелгән бәя буенча хакимият органнары системасына карата мөнәсәбәт урнаша. Шуңа да җирле үзидарәләрнең нәтиҗәлелеген арттыру — ул уртак бурыч”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм бүгенге утырышта фикер алышачак мәсьәләләр һәм кабул ителгән карарлар Россия җирле үзидарәләре системасын камилләштерүгә булышасына ышаныч белдереп, конгресс эшчәнлегенә уңышлар теләде.

Гомумроссия Муниципаль берәмлекләр конгрессы гомуми җыелышы Казанда 12-14 ноябрь көннәрендә үткәрелә. Бүген исә аның пленар утырышы уздырылды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20