Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.12.2015

Рөстәм Миңнеханов: “Бүген ТАНЕКОда инвестицияләрне кире кайтару эше бара”

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТАНЕКО" төзелеше проектын гамәлгә ашыру буенча республика штабының йомгаклау утырышын үткәрде. Чарада ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдинов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Мәганов, "ТАНЕКО" генераль директоры Леонид Алехин һәм башкалар катнашты.

2015 елда комплекс эше турында доклад белән "ТАНЕКО" генераль директоры Леонид Алехин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, ТАНЕКО эшчәнлегенең 2015 елда төп юнәлешләре углеводород чималын эшкәртү һәм нефть продуктларын сату, төзелеш һәм нигез майлары производствосын һәм заводның гомуми энергетика хуҗалыгын сафка кертү булды.

Аның сүзләренчә, “ТАНЕКО” җайланмаларында нефть чималын эшкәртү күләме 2015 ел ахырына 8 млн 653 мең тонна булыр дип көтелә.

Төзелеш проектларын гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Николай Заикин хәбәр иткәнчә, 2015 ел катлаулы булды. Идарә 8 җитди проект буенча эш алып барды. Быел рекордлы күләмдә инвестицияләр үзләштерелде - 44 млрд сум тирәсе.

“ТАНЕКО”га 10 ел тулу белән котлап, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, соңгы дүрт елда заводта коммерцияле файдалану алып барыла. "Бүген без төзелүче объектларны карадык, анда яңа продукция җитештереләчәк, - диде ул. - Бу эш алга таба да дәвам иттерелергә тиеш. Проект тапшыруны бер айга сузсак та, без бик күп керем югалтабыз, аны инде кайтарып булмый".

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген проектлаучылар эше җайга салынган. Бу эш алга таба да шундый ук дәрәҗәдә булырга тиеш, дип йөкләде ул. "Бүген проект, төзелеш, эксплуатация буенча белгечләр командалары җыелган, - диде ул. - Икътисадыбызның нигезе - нефть сәнәгате. Төп капиталга инвестицияләр күләме - теләсә-нинди эшчәнлекне бәяләү күрсәткече. Һәм "Татнефть"нең югары үзле нефтьне чыгаруга керткән җитди өлеше - киләчәккә җитди карау ул".

Рөстәм Миңнеханов “ТАНЕКО” белгечләренә рәхмәт белдерде, ә хезмәттә үзләрен уңай яктан күрсәткәннәренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20