Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.04.2015

Рөстәм Миңнеханов Болгарда яңа кунакханә комплексы төзелешенә старт бирде

Рөстәм Миңнеханов Болгарда яңа кунакханә комплексы төзелешенә старт бирдеБолгарда, яңа кунакханә комплексы төзелеше башлану уңаеннан, тантаналы чара уздырылды. Чарада ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев катнашты.

Яңа объект, тарихи территориядән тыш, аның Көнчыгыш ягында Идел елгасы буенда урнашачак. Бу территориядә мунча комплексы белән 300 урынга исәпләнгән кунакханә, велосипед юллары һәм ачык балалар мәйданчыгы, ике теннис корты, мини-футбол һәм баскетбол уеннары өчен универсаль спорт мәйданчыгы төзеләчәк, 220 машина урыны булдырылачак.

Тантаналы чарада чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, “Яңарыш” фондының 5 еллык эшчәнлеге дәвамында борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге яңа статуска лаек булдылар һәм Татарстанның төп истәлекле урыннарына әйләнде. Бу арада республиканың изге урыннарына туристлар агымы 3 мәртәбә артты. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Зөя утрау-шәһәрлеге Казан янында, бөтен кирәкле инфраструктуралар булган җирдә урнашса, Болгарда вазгыять катлаулырак. Яңа кунакханә комплексын төзү борынгы шәһәрлекне республика кунакларына тагын да кызыклырак итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов өстәп әйткәнчә, Татарстан һәйкәлләрен торгызу өлкәсендә бик зур эш Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашында һәм Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән башкарыла.

Яңа проект инвесторлары – Татарстанның нефть өлкәсендәге компанияләре булды. Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы белдергәнчә, кунакханә комплексы архитектура осталыгының үрнәге булачак. Биредә төрле рәсми һәм тантаналы чаралар уздыру планлаштырыла. Бу максатта конференц-зал төзеләчәк. 
Рөстәм Миңнеханов башка инвесторларга да әлеге проектта катнашырга тәкъдим итте. Ул кунакханә комплексы территориясендә балаларга уеннар зонасы һәм спорт мәйданчыгын төзү турында да искәртте.

ТРДәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев борынгы Болгар шәһәренең ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе Татарстаннан зур җаваплылык таләп итә дип әйтте. Аның сүзләренчә, мөселманнар өчен изге урынга бөтен дөньядан кешеләр килә. Әмма бер көндә бөтен истәлекле урыннарны күрү мөмкин түгел. Шуңа күрә кунакханә комплексына ихтыяҗ бар.

Киң күләмле проектны гамәлгә ашыру ил өчен катлаулы вакытта башлана, дип искәртте Минтимер Шәймиев. Шулай да, аның фикеренчә, кунакханә ике елда төзелеп бетәчәк. “Якын арада без бөтенебез дә әлеге комплексны ачуда катнашырбыз дип өметләнәм”, - диде ул.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе хәбәр иткәнчә, кунакханә комплексы Ак пулатка охшатып төзелә. Ул Болгар дәүләтенең Алтын Урда чорында зур җәмәгать мунчасы булган.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Борынгы Болгар символ-тамгалары булган истәлекле таш куюда катнаштылар. Рөстәм Миңнеханов иминлек һәм муллыкны символлаштыручы "тәңкәләр" урнаштырды, ә ТР Дәүләт Киңәшчесе истәлекле ташка акыллылык һәм мәңгелекне символлаштыручы “ташбака” тамгасын ныгытты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20